Биографиясе

1904 елның 3 гыйнвары, Казан губернасы, Спас өязе Чуаш Кичүе авылы — 1973 елның 16 марты, Казан.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1932), Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында кузаклы культуралар төркеме мөдире. Борчакны тиз үрчетү технологиясен эшли. Борчакның берничә сорты, шул исәптән «Казан 38» сорты (1960–1970 елларда республикада 60 мең га дан артык чәчелә) авторы.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.