Биографиясе

1931 елның 1 апреле, Ворошилов районы Яңа Абдул авылы — 2022 елның 6 феврале.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1961), Сарман районара ветеринария лабораториясе мөдире булып эшли. 1963–2010 елларда Казан ветеринария медицинасы академиясендә, гомуми һәм аерым хирургия кафедрасы мөдире (1984 елдан). Хезмәтләре хайваннарда үпкә авыруларын патогенетик дәвалау ысулларына, хайваннарның хирургик па тологияләрен дәвалау мәсьәләләренә карый. Күкрәкнең эчке нервларына новокаин блокадасы ясауның яңа ысулларын эшләп гамәлгә кертә.

Уйлап табуга 2 патенты бар.

ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1999).

Хезмәтләре       

Новокаиновые блокады в ветеринарии. М., 2007 (автордаш); 

Топографическая анатомия домашних животных. М., 2008 (автордаш); 

Основы общей ветеринарной хирургии. СПб.–М.–Краснодар, 2011.

Әдәбият   

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.): Биогр. словарь учёных. К., 2006.