Биографиясе

1918 елның 10 ноябре, Петроград шәһәре – 2007 елның 24 декабре, Казан шәһәре.

Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1941 ел), Вологда өлкәсе мәктәпләрендә укытучы.

1950–2001 елларда Казан педагогика университетында, гомуми тарих кафедрасы мөдире (1962–1988 еллар).

«Борьба племён Северного Причерноморья с Римом в III в. н. э.» монографиясе авторы (М.,1954 ел).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кадыров И.Х. К 80-летию Алексея Михайловича Ременникова // Вестн. древней истории. 1999. № 2.

Автор – Р.Х.Әхмәтҗанов