Биографиясе

1938 елның 11 маенда Таҗикстан ССРның Күкташ районы Күкташ поселогында туган.

1961 елда Казан төзелеш инженерлары институтын (хәзер Казан архитектура-төзелеш университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли (бүленеп: 1961–1964 елларда «Куйбышевгидрострой» оешмасында), проректор (1976–1989 еллар), төзелеш материаллары кафедрасы мөдире (1989 елдан), профессор (1986 ел).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре төзелеш материаллары җитештерү максатында җирле чимал ресурсларын өйрәнүгә; файдалы материаллар булдыру һәм үзлекләрен өйрәнүгә; төрле кулланылыш шартларында композицион материалларның чыдамлыгын тикшерү һәм фаразлауга карый.

Рәхимов җитәкчелегендә метрополитен туннельләренең боҗра блокларын әзерләү өчен су үткәрми торган югары чыдамлы бетоннар һәм комплектлау материалларының составлары эшләнә (аларны җитештерү технологияләре Казан заводларында үзләштерелә).

Рәхимовның тәкъдимнәре һәм эшкәртмәләре нигезендә республикада йомшак түбә ябу материаллары («Нижнекамсккровля» акционерлык җәмгыяте) һәм декоратив бизәкләү измәләре («Полимерстрой» акционерлык җәмгыяте, Алабуга шәһәре) җитештерү җайга салына.

Рәхимов җитәкләгән коллектив Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының республикада төзелеш индустриясе базасын камилләштерү, җирле чималдан рациональ файдалану, төзелеш материаллары сәнәгатенең җитештерү көчләрен үстерү һәм урнаштыру турындагы күп кенә карарларын әзерләү барышында тәкъдимнәр кертә.

Уйлап табуга 31 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (1995 ел).

Медальләр белән бүләкләнә.

Россия Федерациясенең атказанган югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (1998 ел).

Хезмәтләре

Современные кровельные материалы. Казань, 2001 (автордаш).

Ресурсо- и энергосбережение в строительстве и жилищно-коммунальном хозяйстве // Архитектура и строительство Москвы. 2003. № 2–3.

Современные теплоизоляционные материалы. Казань, 2006 (автордаш).

Строительные материалы. М., 2007 (автордаш).