Биографиясе

1934 елның 6 марты, Одесса шәһәре  —  2021 елның 23 октябре, Казан.

Пермь авыл хуҗалыгы институтының җир төзү инженерлары факультетын тәмамлый (1956 ел).

1956 елдан Казан аграр университетында (бүленеп: 1961–1966 елларда Татарстан республикака авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясенең икътисад һәм җитештерүне оештыру бүлеге мөдире), авыл хуҗалыгы икътисады кафедрасын оештыручы һәм аның мөдире (1966–1997 еллар), профессор (1997 елдан), бер үк вакытта (1997 елдан) Икътисад, идарә итү һәм хокук институтында (Казан) финанс менеджменты кафедрасы профессоры.

Хезмәтләрендә Рабинович колхозчыларны матди кызыксындыруның төрле формалары һәм системасы хуҗалыкның эчке хуҗалык исәбенә туры килергә тиешлеген нигезли.

Аның катнашында 1960 елларда эчке хуҗалык исәбе Баулы районының «Урал», Азнакай районының «Авангард», Нурлат районының «Дружба» һ.б. хуҗалыкларында кертелә. Рабинович эш шартлары буенча бериш авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен икътисади үсеш моделен эшли; хуҗалык итүнең икътисади өлкәсендә яңа фәнни юнәлешкә — планлаштыру, фаразлау, эчке хуҗалык исәбенә, авыл хуҗалыгы белән идарә итүнең норматив-ресурс ысулына нигез сала.

Фәнни эшчәнлеге

«Татарстан АССРда авыл хуҗалыгы белән идарә итү системасы» гамәли кулланмасының (1968 ел), игенчелек һәм терлекчелек системалары буенча кулланмаларның авторларыннан берсе. Ф.К.Мусин белән бергәләп «Дәүләт сатып алуларын (дәүләт заказын) планлаштыру буенча методик тәкъдимнәр» эшли. Ул республика территориясендә 1966–1990 елларда гамәлдә була. Агросәнәгать комплексының икътисади проблемаларына караган 30 дан артык китап-брошюра авторы.

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бронза медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Стимулы и резервы эффективности производства. Казань, 1977.

Нормативная основа экономического стимулирования. Москва, 1989. Хозрасчёт на предприятиях агропромышленного комплекса. Казань, 2002 (автордаш).

Рынок земли: проблемы, поиск, решения. Казань, 2005 (автордаш).

Факторы корпоративной устойчивости. Казань, 2006 (автордаш).

Автор – Ф.С.Зыятдинов