Биографиясе

1907 елның 10 декабре, Мәскәү — 1990 елның 22 феврале, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1930), ТАССР болыннарын инвентаризацияләү, Алабуга урманчылыгында геоботаник һәм типологик тикшеренүләр, Урал өлкәсенең кыр-чүп үсемлекләре, урман һәм терлек азыгы үстерелгән районнар буенча экспедицияләрдә катнаша.

1933 елдан ТАССР Җир эшләре халык комиссариатының җир төзү һәм мелиорация бүлегендә геоботаника отряды башлыгы.

1935 елдан Казан педагогия институтында.

1970 елдан Казан университетының табигатьне саклау кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Урта Идел буеның, Идел-Кама саклаулыгының ылыслы һәм ылыслы-киң яфраклы урманнарындагы үсемлек бергәлекләре төзелешенә карый. Порфирьев урман типологиясенең топоценотик берәмлекләре системасын эшли, республика болыннарының картасын төзүдә, Куйбышев сусаклагычы төзелешенә бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша. Идел-Кама саклаулыгын оештыруны башлап йөрүче.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан районнарында үсемлекләрне оборона чималы буларак тикшерү белән шөгыльләнә.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Елово-широколиственные леса Раифы // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1961. Т. 64;

Ботанические, лесоводственные и зоологические исследования на территории Волжско-Камского государственного заповедника // Тр. Волжско-Камского гос. заповедника. К., 1968. Вып. 1 (автордаш);

Темнохвойно-широколиственные леса Волжско-Камского края. Л., 1970.