Биографиясе

1959 елның 13 февралендә Зеленодольск шәһәрендә туа.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1981), Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында көзге арыш селекциясе лабораториясе мөдире, көзге арыш һәм тритикале селекциясе бүлеге мөдире (2002 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре үсемлекләр генетикасына, авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе һәм орлыкчылыгы мәсьәләләренә карый.

Пономарёва тарафыннан көзге арышның икмәк пешерү һәм туклыклылык сыйфатларын яхшырту, сөрлегүгә һәм гөмбә авыруларына чыдамлыгын күтәрү буенча методик хезмәтләр эшләнә. Районлаштырылган арышның «Татарская 1», «Эстафета Татарстана», «Радонь», «Огонёк», «Тантана» сортлары авторларының берсе.

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы, 4 патенты бар.

Бүләкләре

ТР Дәүләт бүләге көзге арышның югары уңышлы сортларын чыгарганы һәм тиз арада җитештерүгә керткәне өчен бирелә (2000).

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре         

Селекционная ценность источников устойчивости озимой ржи к группе грибных болезней // Вестн. защиты растений. 2000. № 3 (автордаш);

Селекция адаптивных сортов озимой ржи в Республике Татарстан // Зерновое хоз-во. 2002. № 1 (автордаш).