- РУС
- ТАТ
геолог, геология-минералогия фәннәре докторы (1970)
1927 елның 18 марта, Украина ССР, Полтава өлкәсенең Кременчуг районы Пустовиты авылы — 1991 елның 1 гыйнвары, Симферополь шәһәре.
Харьков университетын тәмамлаганнан соң (1951), СССР Химия сәнәгате министрлыгының геология-разведкалау партияләрендә эшли. 1958 елдан РСФСРның Баш геология идарәсендә. 1963 елдан ВНИИгеолнерудта (1968 елдан тау химиясе чималы геологиясе бүлеге мөдире). 1977 елдан Минераль ресурслар институтының (Симферополь) руда булмаган чимал ресурсларын фаразлау секторы мөдире. Хезмәтләре руда булмаган чимал геологиясенә, карстка, неотектоникага һ.б.га карый. Отрешко Идел буенда күп кенә саф күкерт чыганакларын ачуда катнаша һәм эзләү критерийларын эшли, СССР территориясендә күкерт чималы запасларына бәяләмә бирә. Татарстанда саф күкертне беренче чиратта эзләү участокларын күрсәтә.
Новые находки самородной серы в Среднем Поволжье // Докл. АН СССР. 1963. Т. 150, № 6;
Сероносные провинции СССР // Тр. Геол. института. К., 1968. Вып. 20.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.