Биографиясе

1959 елның 16 феврале, Уфа шәһәре — 2018 елның 5 мае, Казан.

Мәскәү университетының механика-математика факультетын (1980), Мәскәү юридик институтын (2006) тәмамлый.

1980–1989 елларда СССР ФАнең Космосны өйрәнү институтында, СССР МФА академик Ф.И.Комаровның академик төркемендә өлкән фәнни хезмәткәр (1982).

1989–1990 елларда «Россия» җәмгыяте рәисенең 1 нче урынбасары.

1990–1996 һәм 1999–2003 елларда РФА Микроэлек­троника технологияләре проблемалары институтында әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, лаборатория мөдире (1999 елдан).

1997–1998 елларда «Инкомбанк» АҖнең мәгълүмат үзәге директоры.

2003 елдан Россия сәүдә-сәнәгать университетында кафедра мөдире, бер үк вакытта, 2005–2006 елларда, «Базовый элемент» компаниясенең тәвәккәллек менеджеры.

Фәнни эшчәнлеге

Мусин, беренчеләрдән булып, икътисад күзлегеннән чыгып идарә итү мәсьәләләрен, идарә итү бәясе теориясе нигезләрен өйрәнә башлый. Аның тарафыннан геофизикада, хронобиологиядә, хрономедицинада циклик процессларны анализлауның яңа алымнары (1982–1989) эшләнә һәм кулланыла, Россиядә беренче сертификацияләнгән цифрлы имзалау һәм түләү кәгазьләрен криптографик саклауның сертификацияләнгән системасы тәкъдим ителә (Мәскәү һ.б. шәһәрләрнең хисап-касса үзәкләрендә, 1993–1994), «Инкомбанк» АҖ материаллары буенча икътисади һәм сәяси тәвәккәллекләр мониторингы мәгълүмати-аналитик системасының беренче чираты булдырыла (1997–1998), беренче тапкыр Россия икътисадының «соры» секторына трансакцион анализ ясала, «юылган» акчалар күләмен ачыклау методологиясе эшләнә.

Публицистик мәкаләләр белән, шулай ук Россия радиосы һәм телевидениесе аша чыгышлар ясый.

РФ Язучылар берлеге әгъзасы (1999 елдан).

Хезмәтләре       

Ресурс влияния. М., 2002;

Матрицы влияния: теория и практика экономического управления. М., 2003 (автордаш);

Концепция формирования услуг бизнес-консалтинга на основе матриц экономических интересов. М., 2004;

Управление интересами. М., 2005;

Управление экономическими интересами. М., 2006.