Биографиясе

1976 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасының Сарман районы Җәлил поселогында туган.

Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый (1999).

2003–2013 елларда Россоия Фәннәр академиясенең Һөнәри белем бирү педагогика һәм психология институтының компаратив тикшеренүләр лабораториясендә, 2013–2014 елларда һөнәри әзерлек белән идарә лабораториясендә өлкән фәнни хезмәткәр.

2014 елда "Корпоративная подготовка специалистов технического профиля к осуществлению наставнической деятельности в условиях современного производства" темасына педагогика фәннәре буенча докторлык диссертациясен яклый.

2014–2019 елларда Казан университетының Психология һәм мәгариф институтының башлангыч белем бирү кафедрасы профессоры. 2019 елдан Казан университетының Психология һәм мәгариф институтында югары мәктәп педагогикасы кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Нәтиҗәле остазлык эшчәнлеге өчен предприятие һәм оешмалар белгечләренең психологик-педагогик компетенцияләрен формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлтелгән остазларны корпоратив әзерләүнең автор концепциясен гамәлгә кертә. Концепциянең төп теоретик һәм практик положениелары Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының ("Әлмәтнефть", "Елховнефть", "Җәлилнефть") структур бүлекчәләренә яңа алынган эшчеләрнең җайлашуы һәм остазлык турында положениены эшләүнең нигезенә керә.

Өстәмә һөнәри белем бирү системасы өчен остазларны корпоратив әзерләүне укыту-методик тәэмин итүне эшли, аңа комплекслы программа, укыту-методик ярдәмлек, методик күрсәтмәләр һәм диагностик инструментарийлар керә.

Казан университетында, Югары икътисад мәктәбендә педагогика фәннәре буенча диссертация советлары әгъзасы.

200 дән артык фәнни хезмәтләр һәм мәкаләләр авторы.

Бүләкләре

М.И.Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (2022).

Хезмәтләре

Корпоративное образование в России и за рубежом. Saarbrucken, 2012.

Корпоративная подготовка наставников современных предприятий: концепция. Әлмәт, 2014.

Формирование моделей компетенций в дополнительном профессиональном образовании: вопросы теории и инновационная практика. Казан, 2015 (автордаш).

Корпоративная подготовка наставников в условиях современных вызовов. 2 нче басма. Казан, 2021.

Приоритеты и модели цифровизации педагогического образования. Казан, 2022 (автордаш).