Биографиясе

1837 елның 13 декабре, Түбән Новгород өлкәсенең Княгинин шәһәре — 1904 елның 29 гыйнвары, Мәскәү.

А.М.Бутлеров шәкерте.

1860 елда Казан университетын тәмамлый, Бутлеров тәкъдиме белән химия лабораториясендә, «химия белән шөгыльләнүен дәвам иттерү өчен», лаборант итеп калдырыла.

1865–1867 елларда профессорлык эшчәнлегенә әзерләнү максатында Германиягә командировкага җибәрелә (Гейдельберг һәм Берлин университетларында лекцияләр тыңлый, немец галимнәре А.Байер, Е.Эрленмейер, Г.Кольбе лабораторияләрендә эшли).

1869 елдан Казан университетында лаборатория мөдире.

1871 елда алдынгы фикерле галимнәр төркеме белән бергә, П.Ф.Лесгафтның университеттан гаделсез куылуына каршылык йөзеннән, эшеннән китә, шул ук елда Новороссия университетына (Одесса шәһәре) профессор вазифасына чакырыла.

1873 елдан Мәскәү университетында, аналитик һәм органик химия кафедрасы мөдире (1893 елга кадәр).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре теоретик органик химиягә, органик синтезга, нефть химиясенә карый. Марковников тикшеренүләре Бутлеровның органик кушылмалар төзелеше теориясен раслауга һәм тирәнәйтүгә багышланган. Май кислоталары арасында изомерия булуны исбатлый, май кислотасы изомерларының галогенлы һәм оксидлы кушылмаларын синтезлый, күп кенә олефин углеводородлар оксидларын ача.

Бутлеров карашларына һәм тәҗрибә нәтиҗәләренә нигезләнеп, химик кушылмаларда атомнарның үзара тәэсир итешүе турында тәгълимат төзи, шуның белән химик төзелеш теориясен тулыландыра, икеле бәйләнешләр буенча алыштыру, аерылып чыгу, кушылу реакцияләренең юнәлеше турындагы кагыйдәне (аерым алганда, Марковников кагыйдәсе) формалаштыра. Марковников нәтиҗәләре атомнарның үзара тәэсир итешүе теориясен электрон күзаллаулар нигезендә тагын да үстерүдә мөһим роль уйныйлар. Ул химик төзелеш теориясе фаразлаган һәм гомуми формуласы С3Н6(СООН)2 булган барлык ике нигезле изомер кислоталарны, шулай ук дүрт буынлы циклның беренче кушылмасын — циклобутандикарбон кислотасын таба. 1880 еллардан башлап, Кавказ нефте составын өйрәнүгә керешә һәм шуның белән нефть химиясен мөстәкыйль фән буларак нигезли. Углеводородларның яңа классларын ача (үзе аларга нафтеннар исемен бирә, 1883), Кавказ нефтеннән ароматик углеводородлар таба, аларның башка класс углеводородлары белән азеотроп (аерым кайнамый торган) катнашмалар ясый алу сәләтен ачыклый. Беренче булып, нафтиленнарны (цикленнарны) өйрәнә, нафтеннардан (циклоалканнардан) исле углеводородларга күчүне гамәлгә ашыра, индивидуаль нафтеннар һәм тармакланган углерод чылбырлы парафиннар синтезлый. Углерод атомы саннары 3 тән 8 гә кадәрле цикллар барлыгын исбатлый, циклик углеводородларны циклны киметә барып изомерлау реакциясен ача. Этерификация реакциясе механизмын, алыштырылган циклик кетоннарны оксидлауны өйрәнә, суберон таба. Углеводородларның чагыштырма авырлыгының температурага бәйлелеген тикшерә, углеводородның туңу ноктасының аның беришлеге һәм сафлыгы критерие була алуын күрсәтә. Органик матдәләрне анализлау һәм синтезлауның яңа эксперименталь алымнарын кертә. Минералогик химия һәм геол. мәсьәләләре белән шөгыльләнә, Көньяк Россиянең тоз күлләрендә күләмле тикшеренүләр уздыра. Рус-төрек сугышы вакытында (1877–1878) хәрәкәттәге армиягә сан. ярдәме оештыруда актив катнаша. «Ветлянка чумасы» көчәйгән чорда «Дезинфекциягә практик җитәкчелек» («Практическое руководство к дезинфекции», М., 1878) кулланмасын төзи. Марковников тырышлыгы белән Россия химиясе тарихына багышланган «Ломоносов җыентыгы» («Ломоносовский сборник», М., 1901) басылып чыга. Рус химия җәмгыятен гамәлгә куючыларның берсе (1868), Мәскәү табигать, антропология һәм этнография сөючеләр җәмгыятенең химия бүлеген оештыручы һәм аның рәисе. Илнең химия сәнәгатен үстерүгә, фәнни белемнәрне таратуга ярдәм итә, фән белән җитештерүнең тыгыз бәйләнештә булу зарурлыгын күрсәтә.

Кавказ нефтьләрен өйрәнү буенча хезмәтләре өчен Халыкара нефть конгрессының алтын медале белән бүләкләнә (1900). Марковниковның шәкертләре арасында бик күп танылган галимнәр: профессор М.И.Коновалов, СССР ФАнең шәрәфле әгъзасы Н.М.Кижнер, И.А.Каблуков һ.б. бар.

Истәлеге

Марковников — Казан университетының шәрәфле әгъзасы (1901), университет территориясендәге элекке химия лабораториясе бинасына аның хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырылган.

Хезмәтләре               

Избр. труды. М., 1955.

Әдәбият       

Арбузов А.Е. Казанская школа химиков. К., 1971;

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991.

Автор — В.Г.Абзалова