- РУС
- ТАТ
самолётлар төзү технологиясе өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы (1960), профессор (1961), ТАССР, РСФСРның атказанган фән hәм техника эшлеклесе (1968, 1982)
1918 елның 21 ноябре, хәзерге Саратов өлкәсенең Синенькие авылы — 1995 елның 19 марты, Казан.
1943 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, очкыч аппаратларны җитештерү кафедрасы мөдире (1956–1987), бер үк вакытта проректор (1968–1973).
Хезмәтләре юка стеналы детальләрне пластик формалаштыруга, авиация произодствосы өчен махсус технол. җиhазлар булдыруга карый.
Уйлап табуга 34 авторлык таныклыгы бар.
Октябрь Революциясе ордены, медальләр, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә
Теория и расчёт процессов изготовления деталей методом гибки. М., 1966;
Пластическое формообразование тонкостенных деталей авиатехники. М., 1983;
Прикладная теория пластического растяжения с изгибом при сложном нагружении. М., 1991.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.