Биографиясе

1939 елның 3 марты, Казан — 2020 елның 9 июле, Казан.

1961 елда Казан химия-технол. институтын (хәзер Казан технология университеты) тәмамлый, шунда ук эшли, 1981 елдан дарылар һәм каты ракета ягулыгы технологиясе кафедрасы мөдире, 1982–1985 елларда инженерлык химия-технология факультеты деканы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре югары молекуляр кушылмаларның техник химиясенә һәм химик технологиясенә карый. Косточко югары энергияле компонентлар файдаланып махсус эшләнмә составлары алуның фәнни принципларын, нефть табу сәнәгатендә һәм оборона техникасында куллану өчен термик чыдам дары булдыру һәм аны эшләү технологиясенең теоретик нигезләрен эшли (Россиянең төрле предприятиеләренә кертелгән). Рецептур модификация ярдәмендә яңа махсус эшләнмәләрнең төп эксплуатация характеристикаларын көйләү алымнарын, искергән дарыларны яңа дарыга, ягулыкка һ.б. халык хуҗалыгы продукциясе төрләренә кабаттан эшләү ысулларын тәкъдим итә. Энергетик баетылган полимерлар модификациясенең теоретик нигезләрен эшли, аларны пластификацияләү закончалыкларын һәм механизмнарын өйрәнә; югары энергияле полимерларның башка полимерлар һәм пластификаторлар белән яраша алуын бәяләү юлларын тәкъдим итә. Косточко тарафыннан полимер материалларның эксплуатация характеристикаларын билгеләү ысуллары (полимерларда пластификаторлар бүленешенең бериш булмавын сыйфат һәм сан ягыннан бәяләү, дарыларның термик чыдамлылыгын бәяләү һ.б.) сәнәгатькә кертелә.

Уйлап табуга 165 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

«Специальная химия и технология» журналы мөхәррире (1979–2004).

 Сиань заманча химия институтының шәрәфле профессоры (1999, Кытай).

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Энергетические и баллистические свойства порохов и твёрдых ракетных топлив. Пенза, 1995 (автордаш);

Полимерные компоненты порохов и твёрдых ракетных топлив. Пенза, 1996 (автордаш);

Специальные полимеры и композиции. К., 1999 (автордаш).

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ — КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. К., 2000.