Эчтәлек

1916 елның 13 июле, Кытай, Голҗа шәһәре — 2000 елның 9 октябре, Мәскәү.

Урта Азия университетын (Ташкент) тәмамлый (1946).

1945–1956 елларда Таҗикстан ССР ФАнең Тарих, тел һәм әдәбият институтында.

1956 дан Россия ФАнең Н.Н.Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институтында, 1986 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

Хезмәтләре Урта Азия халыкларының этногенезын һәм этник тарихын өйрәнүгә карый. Кармышева үзенең әнисе Г.Ш.Кармышеваның XIX йөз ахыры — XX йөз башында Кытайдагы Уйгыр автономияле районы — Җидесу һәм Шөнҗанда яшәүче татар диаспорасы тормышын тасвирлауга багышланган истәлекләрен басмага әзерли («Татар интеллигенциясе тарихына (1890–1930 еллар)» — «К истории татарской интеллигенции (1890–1930 годы)», М., 2004).

Хезмәтләре

Узбеки-локайцы Южного Таджикистана: Историко-этнографический очерк животноводства в дореволюционный период. Сталинабад, 1954;

Очерки этнической истории южных районов Таджикистана и Узбекистана. М., 1976.