Эчтәлек

1926 елның 31 октябрендә, Фрунзе шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1950), Көньяк Якутия геология-эзләнү экспедициясендә эшли, баш геолог (1968–1988).

Көньяк Якутиянең геологик төзелешен һәм файдалы казылмаларын өйрәнү буенча геология-эзләнү эшләре комплексы белән җитәкчелек итә.

Күмер (шул исәптән, Россиядә иң эреләрдән саналган Эльгин һәм Нерюнгри), алтын, флогопит, төзелеш материаллары, җир асты суларының чыганакларын һ.б. эзләүдә һәм ачуда катнаша.

Көньяк Якутиянең беренче геологик-сәнәгый картасын төзи. Көньяк Якутия территориаль-җитештерү комплексының күмер минерал-чимал базасын булдырганы өчен СССР Дәүләт бүләгенә лаек була (1982). 1976–1988 елларда Якутия АССР Югары Советы депутаты.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Саха Республикасы (Якутия, 1997) һәм Нерюнгри шәһәренең (1982) мактаулы гражданы.

Хезмәтләре

Стратиграфия мезозойских угленосных отложений // Тр. Всесоюз. геол. института. 1979. Т. 6.