- РУС
- ТАТ
тарихчы, тарих фәннәре докторы (1966), профессор (1970), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1983)
1913 елның 10 июне, Смоленск губернасы, Краснинск өязе Зайцовка авылы – 1989 елның 20 декабре, Казан.
1939 елда Ленинград педагогика институтын тәмамлагач, фәнни һәм педагогик эштә, 1945 елдан Казан педагогия институтында декан урынбасары, 1946 елдан Казан югары партия мәктәбендә тарих кафедрасы мөдире.
1960 елдан Казан университетында, 1970–1983 елларда СССР тарихы кафедрасы мөдире.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Идел буе һәм Урал алдында Октябрь революциясе тарихы буенча хезмәтләр, Бөек Ватан сугышы турында мемуарлар авторы.
1 дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Крестьянство Среднего Поволжья накануне Великого Октября. К., 1957;
Октябрь в Казани. К., 1967 (автордаш);
Солдаты тыловых гарнизонов в борьбе за власть Советов. К., 1976;
Солдатские массы в Октябрьской революции. К., 1982;
Казанский университет в годы Великой Отечественной войны. К., 1983;
Нам жить и помнить. К., 1988.
Фёдорова Н.А., Телишев В.Ф. Иван Михайлович Ионенко, 1913–1989. К., 2002.
Автор — С.И.Ионенко
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.