Биографиясе

1936 елның 12 июнендә Казанда туган.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1959), шунда ук эшли. 1980 елдан Казан финанс-икътисад институтында технология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре химик кибернетика өлкәсенә карый.

Сферик дары табу технологиясенең математик моделен һәм автоматик идарә итү системасын эшли һәм гамәлгә кертә. Фазалар бүленеше чикләренең үзгәрүле шартларында гетероген полимер системалардагы процессларны математик модельләү методикасын тәкъдим итә.

1990 елдан экология, табигатьтән файдалану, полимер материаллар җитештерү калдыкларын эшкәртүнең заманча технологияләре проблемалары белән шөгыльләнә.

Хезмәтләре

Разработка АСУТП производства сферических порохов. М., 1982.

Природопользование. Казань, 1999.