- РУС
- ТАТ
химик-нәорганик, СССР Фәннәр Академиясеннең хакыйкый әгъзасы (1958 ел; мөхбир әгъза 1943 ел)
1898 елның 20 апреле, Петербург – 1966 елның 16 июле, Ленинград.
1924 елда Ленинград университетын тәмамлаганнан соң, СССР Фәннәр Академиясенең Платина һәм башка затлы металларны өйрәнү институтында (1924–1937 еллар) һәм Ленинград технология институтында (1936–1966 елларда гомуми һәм нәорганик химия кафедрасы мөдире) эшли.
Бер үк вакытта 1928–1941, 1944–1947 елларда 1 нче Ленинград медицина институты һәм 1947–1949 елларда Ленинград университетында укыта, профессор (1932 ел).
Бөек Ватан сугышы елларында (1941–1944 еллар) Казан химия-технология институтының һәм Казан университетының нәорганик химия кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре комплекслы кушылмалар химиясенә карый.
Казан химия-технология институтында эшләгән елларында А.А.Гринберг платинаның фосфор лигандлы координацион кушылмалары химиясе буенча фәнни юнәлеш булдыра.
Платинаның комплекслы тозлары төзелешен һәм стереохимиясен, икевалентлы платина аммиакатларының югары температурада таркалуын, икевалентлы платина һәм палладий кушылмалары термик изомериясен тикшерә.
Геометрик изомерларның төзелешен билгеләүнең яңа ысулын (Гринберг ысулы) тәкъдим итә.
Платина семьялыгы металларының комплекслы кушылмаларында оксидлашу потенциаллары барлыкка килү механизмын аңлата.
Комплекслы кушылмаларның эремәдә кислота-нигез һәм оксидлашу-кайтарылу үзлекләрен өйрәнә.
Платина һәм палладийның магнитка бирешүчәнлеген тикшерү нәтиҗәсендә аларның комплекслы кушылмаларында бәйләнешләр характерын ачыклый.
Уран, торий һәм башка элементларның комплекслы кушылмаларын өйрәнә, комплекслы кушылмаларның төзелешен һәм үзлекләрен өйрәнү өчен тамгалы атомнар куллана.
Полярлашу төшенчәләреннән чыгып, транстәэсир закончалыгын аңлата.
Молекула комплексында янәшә урнашкан лигандларның кинетик цис-тәэсирен ача.
СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1946 ел).
Введение в химию комплексных соединений. Л., 1971;
Физическая химия комплексных соединений. Л., 1972.
Варшавский Ю.С., Гельфман М.И. Александр Абрамович Гринберг. 1898-1966. Л., 1974;
Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.