Биографиясе

1953 елның 1 мартында Таҗикстан ССР Гармск районында туа.

1974 елда Таҗик университетын тәмамлый (Дүшәмбе).

1978–1996 елларда Таҗикстан Республикасы ФАнең Химия институтында, 1993 елдан Эксперименталь завод директоры.

1996–2000 елларда Көньяк Казахстан университетында (Чимкент шәһәре), 2000 елдан Казандагы Химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында баш фәнни хезмәткәр, аналитик лабораториясе мөдире (2002 елдан), аналитик-экологик сынаулар үзәге җитәкчесе (2008 елдан), директор (2009 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гидридлар химиясенә, җитештерү калдыкларын утильләштерүгә карый.

Р.Ф.Гатина селтеле һәм селтеле-җир металлары алюмогидридларын синтезлауның яңа ысулларын эшли; кушылмаларның яңа классларын – селтеле, селтеле-җир һәм сирәк җир металларның полигалоген алюминатларын һәм полигалогенцинкатларын ача.

Алюминий гидридын табуның бер стадияле литийлы ысулы «Нәвои-Азот» АҖдә (Үзбәкстан Республикасы), алюминий җитештерү калдыкларын утильләштерү технологиясе Таҗикстан алюминий заводында кулланылышка кертелә.

Хезмәтләре

Изотерма растворимости Sr (AlH4)2 - AlH3 - Et2O и Ba(AlH4)2 - AlH3 - Et2O при 250 С // Докл. АН СССР. 1987. Т. 194, № 1;

Исследование комплексообразования в системе «бинарный гидрид (галогенид) металла- галогенид алюминия (цинка) - органический растворитель» Алматы, 1998;

Исследование водородных связей в системе нитраты целлюлозы - флегматизатор (ингибатор горения) // Бутлеровские сообщения. 2006. Т. 8. № 1 (автордаш).