- РУС
- ТАТ
механика гыйлеме белгече, физика-математика фәннәре докторы (1986 ел), ТРның атказанган фән эшлеклесе (1995 ел)
1932 елның 30 июнендә БАССРның Ярмәкәй районы Исламбахты авылында туган – 2019 ел.
1955 елда Казан университетын тәмамлый.
1957–1991 елларда СССР ФА Казан филиалының Физика-техника институтында, 1986 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, 1991–2000 елда РФА КГҮнең Механика һәм машиналар төзелеше институтында юка конструкцияләр механикасы лабораториясе мөдире.
Хезмәтләре сыгылмалылык һәм сүрүләр теориясенә карый.
Температура-көч йөкләмәләре тәэсир иткән юка һәм юка булмаган сүрүләр статикасы һәм тотрыклылыгының нәсызыкча мәсьәләләрен исәпләү өчен теория, ысуллар һәм программа комплекслары төзи.
Прочность и устойчивость оболочек вращения. М., 1992;
Исследования по теории пластин и оболочек в КФТИ - ИММ КНЦ РАН (1946-1955) // Обзоры исследований по механике спошной среды (К 50-летию КНЦ РАН). Казань, 1995 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.