Биографиясе

1951 елның 26 мартында Казанда туган.

1973 елда Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң, Мәскәү авиация институтының теоретик механика кафедрасында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре каты җисем динамикасына, аналитик механикага, тотрыклылык теориясенә карый.

И.Г.Галиуллин реономик механиканың геометрик нигезләрен билгели, көчләрнең Ньютонча үзәк кырында каты җисемнең регуляр прецессиясе тотрыклылыгы мәсьәләсен чишә, потенциаль кырлардагы беркетелгән ноктасы булган каты җисемнең барлык регуляр прецессияләрен тасвирлый.

Нептун планетасының прецессиясе регуляр якынаюда тотрыклы булуын, төзек системалар күплекләрендәге Ляпунов күрсәткечләренең өзлексезлек нокталары булуы турындагы теореманы исбатлый.

Хезмәтләре

Регулярные прецессии твердого тела с одной закрепленной точкой // Изв. АН СССР. Механика твёрдого тела. 1987. № 5;

Построение динамических систем на многообразиях // Дифференциальные уравнения. 1991. Т. 27, № 12;

К характеристике точек непрерывности показателей Ляпунова правильных систем // Дифференциальные уравнения. 1998. Т. 34, № 11;

Бэровские классы показателей Ляпунова механических систем, содержащих параметры // Изв. вузов. Математика. 2001. № 10.