- РУС
- ТАТ
химик-технолог, техник фәннәре докторы (1996 ел), профессор (1999 ел), ТАССРның атказанган химигы (1983 ел), СССРның мактаулы химигы (1990 ел)
1939 елның 1 гыйнвары, Яңа Чишмә районы Зирекле авылы – 2007 елның 31 августы, Казан.
Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (1993 ел).
Казан химия-технология институтын тәмамлый (1961 ел), Оборона сәнәгате министрлыгы предприятиеләрендә эшли (Рубежное шәһәре, Украина ССР).
1965 елдан «Казаноргсинтез» АҖдә (цех җитәкчесе, баш технолог, директор урынбасары, 1982 елдан баш инженер, 1994 елдан техник директор, 1999–2004 елларда фәнни-техник үзәк директоры), бер үк вакытта Казан технология университетының органик һәм нефтехимик синтез технологиясе кафедра профессоры (1996 елдан).
Хезмәтләре яңа каталитик системалар булдыруга, югары селектив процессларны эшләүгә, аларны гамәлдәге технологияләр һәм җиһазларны камилләштерүдә куллануга карый.
Этилен оксидын трегерлы көмеш катализаторда җитештерүнең проектын эшләүдә һәм төзүдә катнаша (1976 ел, СССР Министрлар Советы бүләге).
М.С.Габетдинов җитәкчелегендә этиленның бутен-1 гә (яңа буын полиэтилен алу өчен сомономер) каталитик әверелеш процессының фәнни нигезләре эшләнә, үзләштерелә һәм илдә беренче тапкыр бу материалдан газлаштыру һәм социаль-көнкүреш биналары төзелеше өчен торбалар җитештерү файдалануга кертелә (1987 ел, СССР Министрлар Советы бүләге); боҗралы йөрткечтә, этиленны этиленоксидка оксидлаштыру өчен, модификацияләнгән югары селектив көмеш катализатор эшләнә, ул «Түбәнкаманефтехим», «Салаватнефтеоргсинтез», «Казаноргсинтез» предприятиеләрендә җитештерүгә кертелә; полимерлаштыручы бифункциональ катализаторлар кулланып урта тыгызлыктагы полиэтилен табу технологиясе эшләнә.
М.С.Габетдинов тарафыннан сәнәгый ташландык суларны органик матдәләрдән чистартуның биохимик ысулы, газ яндыру ысулы һәм җайланмасы тәкъдим ителә.
Уйлап табуга 85 тән артык авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты (1997 ел).
ТАССР Югары Совет Президиумының Мактау грамотасы (1988 ел), катализ өлкәсендәге фәнни-тикшеренү хезмәтләренең нәтиҗәләрен җитештерүгә керткәне өчен Россия Федерациясенең Фән һәм технологияләр министрлыгы дипломы (1997 ел), медальләр белән бүләкләнә.
Альфа-охтанол-промышленный процесс получения бутен-1 полимеризационный чистоты // Пластические массы. 1991. № 10 (автордаш);
Полимеризация диенов на титан-магниевых катализаторах // Высокомолекулярные соединения. 1996. Т. 38, № 33 (автордаш);
Научные и тривиальные названия органических соединений. Казан, 1999 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.