- РУС
- ТАТ
механика гыйлеме белгече, техник фәннәре докторы (1992 ел), профессор (1998 ел), БАССР һәм РСФСРның атказанган уйлап табучысы (1976, 1979 еллар)
1937 елның 19 декабре, Мөслим районы Бүләк авылы.
1957 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, 13 номерлы предприятиедә (Загорск шәһәре, Мәскәү өлкәсе) эшли.
1959 елдан Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтында (Бөгелмә шәһәре), сектор, лаборатория мөдире.
1971 елдан Уфа шәһәрендәге Бөтенсоюз нефть сәнәгате-геофизика фәнни-тикшеренү институтында, лаборатория мөдире.
1993 елдан Әлмәт нефть институтында автоматлаштыру һәм мәгълүмат технологияләре кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре нефть сәнәгатендә контроль-үлчәү приборларын конструкцияләүгә карый.
Эшли торган скважиналарны тирәндәге приборлар комплексы (чыгым һәм дебит үлчәгечләр, дебит һәм дым үлчәгечләр, термометр һәм манометрлар) белән термодинамик тикшеренүләр өчен станцияләр әзерли һәм гамәлгә кертә.
Уйлап табуга 120 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
СССР ФАнең академик И.М.Губкин исемендәге бүләге бирелә (1968).
Применение глубинной дистанционной аппаратуры в нефтедобывающей промышленности Татарии. Казань, 1968 (автордаш);
Оперативное исследование скважин. М., 1981;
Основы контроля за разработкой нефтяных месторождений. Казань, 2001 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.