Тарихы

1560 елларда Казан ханлыгы чорындагы авыл урынында алпавыт Ф.С.Змеев тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Тевкечь, Ларионово исемнәре белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1880 елларда алпавыт утарларын һәм җирләрен Казан сәүдәгәре П.В.Щетинкин сатып ала.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1884 елда ачыла), җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 112,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Державин волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1944 елның 19 февраленнән – Салтан, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Урта Девятово авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда Коминтерн исемендәге колхоз (беренче рәисе – С.Г.Силантьев) оештырыла, 1957 елда – Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге совхоз (Александровка, Түбән Кармачы, Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге поселоклар, Бутыри, Владимировка (юкка чыккан), Державин, Емельяново, Смолдеярово авыллары), 1965 елда “Россия” совхозы составына керә.

1994–2000 елларда “Девятово” күмәк предприятиесе, 2000–2002 елларда – “Девятово” авыл хуҗалыгы азык-төлек кооперативы. Хәзер авылда “Урта Девятово”, “Юрчи”, “Девятово” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хөкүмәтенең беренче елларында земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1982 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина төзелә).

Мәктәп каршында сугыш һәм хезмәт даны музее эшли, төп экспозицияләре авыл көнкүрешенә, халык һөнәрчелегенә, авылның күренекле кешеләренә, Бөек Ватан сугышына багышлана (1999 елдан, оештыручылары – Р.С.Хафизов, Е.В.Тряева).

2010 елда мәктәп каршында Советлар Союзы Герое А.Т.Сергеев бюсты куела (Емельяново авылында туган).

Авылда мәдәният йорты (беренче клуб 1930 елларда эшли башлый, яңа бинасы 1976 елда төзелә), китапханә (1962 елдан, хәзер мәдәният йорты бинасында), “Пчёлка” балалар бакчасы (2007 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, Николай Чудотворец кәшәнәсе (2008 елдан), авыл зиратында Успение Пресвятой Богородицы кәшәнәсе (2003 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Рябинушка” хатын-кызлар вокаль (1991 елдан, 2018 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – В.Е.Кумышкин), “Звёздочка” (1998 елдан) һәм “Пламя” (2008 елдан) вокаль, “Веселые ребята” (2007 елдан) театр коллективлары, “Гармонист” инструменталь гармунчылар ансамбле (2015 елдан) эшли.

2016 елда фонтан ачыла. Төзекләндерелгән чишмә бар (2018 елда Чишмә бәйрәме уздырыла).

Авылдан 3 км ераклыкта ТР табигать истәлеге – “Кара күл” (1978 ел) урнашкан.

Күренекле кешеләре

Р.П.Гуслякова ( 1944 елда туган) – ТР һәм РФ нең атказанган табибы, “ТР алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры;

Алексей И.Демидов (1952 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, Алексеев районы хакимияте башлыгы (1991–2004 елларда), ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары (1998–2004 елларда), Дуслык ордены кавалеры;

Анатолий И.Демидов (1955–2015) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Лаеш районы хакимияте башлыгы (1992–2002 елларда);

Н.И.Демидов (1933 елда туган) – генерал‑лейтенант, ТАССР эчке эшләр министры (1978–1983 елларда), СССР эчке эшләр министры урынбасары (1983–1991 елларда), РФ Эчке эшләр министрлыгы Академиясе җитәкчесе (1991–1997 елларда), Хезмәт Кызыл Байрагы (ике тапкыр), “Почет билгесе” (ике тапкыр), Батырлык орденнары кавалеры;

Ю.И.Демидов (1938 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТРның атказанган җиңел һәм текстиль сәнәгате хезмәткәре, “Комбайн” (1963–1967 елларда), “Путь Ленина” (1967–1968 елларда) колхозлары рәисе, ТАССРның җирле сәнәгать министры ( 1985–1989 елларда), “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 189,
1897 елда – 278,
1908 елда – 309,
1920 елда – 347,
1926 елда – 414,
1938 елда – 443,
1949 елда – 313,
1958 елда – 257,
1970 елда – 405,
1979 елда – 568,
1989 елда – 627,
2002 елда – 597,
2010 елда – 559,
2017 елда – 575 кеше (руслар).