Биографиясе

1954 елның 14 августында Закарпатье өлкәсе Иршавск районы Долгое авылында (Украина) туган.

1976 елда Казан университетын тәмамлый. 1976–1978 елларда Казан университетында механика-математика факультетының дифференциаль тигезләмәләр кафедрасында эшли.

1978 елда Казан университетының математик анализ кафедрасына аспирантурага укырга керә, аны "Математик анализ" белгечлеге буенча кандидатлык диссертациясен яклап, 1980 елда тәмамлый.

1980–2013 елларда Казан университетының Н.Г.Чеботарев исемендәге математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында эшли, анда кече фәнни хезмәткәрдән профессорга һәм директорга кадәр (1995–2013) хезмәт юлы уза.

2012–2014 елларда Казан университетының ректор киңәшчесе, 2014–2016 елларда Казан университетының Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтында директор урынбасары, кафедра мөдире, аннары профессор. 2017 елдан Казан университетының Мәгълүмат технологияләре һәм интеллектуаль системалар институтында профессор.

А.М. Елизаров – "Lobachevskii Journal of Mathematics" халыкара математика журналын оештыручыларның берсе (1996), баш мөхәррир урынбасары, 2015 елдан баш мөхәррире (2008 елдан "Шпрингер" нәшрияты тарафыннан бастырыла); "Электронные бибилиотеки" журналы баш мөхәррире.

Теоретик һәм гамәли механика буенча Россия Милли комитеты, Америка математика җәмгыяте, Немец математиклар һәм механиклар җәмгыяте һәм Халыкара индустриаль һәм гамәли математика җәмгыяте әгъзасы.

Сорос фондының "КДУда Интернет үзәген булдыру һәм ярдәм итү" проектын җитәкли (1998–2001). 1995–2001 елларда федераль максатчан программалар кысаларында башкарылган, фән һәм мәгариф өчен мәгълүматлар тапшыру челтәренең Идел буе фрагментын булдыру проекты белән җитәкчелек итә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре математик модельләштерү, математика, механика һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсенә карый.

Профессорлар Г.Г.Тумашев һәм М.Т.Нужин тарафыннан булдырылган кайтма кырый мәсьәләләр буенча Казан фәнни мәктәбендә тәрбияләнә, хәзерге вакытта бу өлкәдә танылган абруйлы галим.

1977–1982 елларда юнәлешләр теориясе мәсьәләләрендә кушымтасы булган аналитик функцияләр теориясенең катнаш кайтма кырый мәсьәләләрнең чилешен тикшерә. 1984 елдан башлап аэрогидродинамиканың төгәл булмаган кайтма кырый мәсьәләләренең чишелешен тәртипкә салуның математик нигезләнгән методын эшли һәм шушы нигездә коллегалары белән бергә бирелгән характеристикалар белән канат профильләре төзелеше ысулын гамәлгә кертә.

Механикада тоташ тирәлек кушымталары белән билгесез чикләр белән төрле кырый мәсьәләләр теориясе үсешен үстерүгә өлеш кертә, аэродинамика формаларын оптималь проектлау белән бәйле төрле кайтма кырый мәсьәләләрнең чишелеш методларын үстерә.

1990 еллар ахырыннан цифрлы фәнни китапханәләр булдыру, математик текстлар тамгалары һәм аларда эзләү методлары һәм электрон китап бастыру белән бәйле тикшеренүләр уздыра. 2008 елдан мәгълүмати җәмгыять үсешен өйрәнә.

Күп еллар Казан университетының механика һәм математик модельләштерү буенча төп фәнни юнәлеш җитәкчесе була һәм әлеге фәнни юнәлеш кысаларында уздырылган тикшеренүләрне координацияли.

А.М.Елизаровның фәнни эшләренең гомуми саны 400 дән артык, алар арасында – 25 тән артык монография һәм коллектив монографияләр; ЭВМ өчен программалар теркәү турында 9 таныклык; 4 зур уку ярдәмлеге.

17 фәннәр кандидатын әзерли, 2 докторлык диссертациясе буенча фәнни консультант була.

Казан университетында һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында докторлык диссертацияләре советы әгъзасы була. Хәзерге вакытта Казан университетының өч докторлык диссертациясе советы әгъзасы.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең  Х.Мөштәри исемендәге премиясе белән бүләкләнә (1998).

Хезмәтләре

Обратные краевые задачи аэрогидродинамики. М., 1994 (автордашлар: Ильинский Н.Б., Поташев А.В.).

Mathematical methods of airfoils design (inverse boundary-value problems of aerohydrodynamics). Berlin, 1997 (co-authors: Il'inskiy N.B., Potashev A.V.).

Основные методы, результаты, приложения и нерешенные проблемы теории обратных краевых задач аэрогидродинамики. Труды Математического Центра им. Н.И.Лобачевского. Т.10. Казань, 2001(автордашлар: Ильинский Н.Б., Поташев А.В., Степанов Г.Ю.).

Основы MathML Представление математических текстов в Internet. Практическое руководство. Казань, 2004 (автордашлар: Липачев Е.К., Малахальцев М.А.).

Методы комплексного анализа в задачах оптимизации формы. Казань, 2007 (автордаш Касимов А.Р.).

Задачи оптимизации формы в аэрогидродинамике. М., 2008 (автордашлар: Касимов А.Р., Маклаков Д.В.).

Веб-технологии для математика: Основы MathML. Практическое руководство. М., 2010 (автордашлар: Липачев Е.К., Малахальцев М.А.).