Биография

1903 елның 18 декабре, Казан – 1959 елның 29 октябре, шунда ук.

1925 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, геодезия һәм гравитация (1941–1946 еллар), теоретик астрономия кафедралары мөдире (1946–1947 еллар), 1948 елдан астрономия кафедрасы профессоры һәм бер үк вакытта В.П.Энгельгардт исемле астрономия обсерваториясе директоры (1954–1958 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре кометаларның хәрәкәте, төзелеше, барлыкка килүе һәм эволюциясенә карый. Ул ачкан ике кометага аның исеме бирелә (Бернард-Дубяго кометасы, Дубяго кометасы), халыкара медаль белән бүләкләнә.

Югалган һәм кабат ачылган Брукс (1925 ел), Даниель (1937 ел) кометаларын тикшерү, шулай ук күп кенә вак кисәкчекләрдән гыйбарәт комета төшләренең үзәккә таба тыгызлануын, төзелешен һәм таркалуын өйрәнү белән шөгыльләнә.

Кече планета, комета һәм метеорларның орбиталарын билгеләү буенча кулланма яза.

Нәгравитацион көчләрнең тәэсирен билгеләү өчен яңа ысул тәкъдим итә, кометаларның хәрәкәтендә гравитация теориясеннән тайпылу сәбәпләрен исбатлый.

Үзгәрүчән йолдызларны күзәтә, геодезия һәм гравитация буенча күп кенә эшләр башкара.

Кече планетага А.Д.Дубяго исеме бирелә (Дубяго астероиды).

Хезмәтләре

О некоторых вопросах движения, структуры и распада комет // Астрон. журн. 1942. Т. 19, вып. 1–3;

О вековом ускорении движения периодических комет // там же. 1948. Т. 25, вып. 6;

Определение орбит. М.–Л., 1949;

О строении кометных ядер и образовании метеорных потоков // там же. 1950. Т. 27, вып. 1.                          

Автор – Р.Г.Усманов