Биографиясе

1942 елның 3 июле, Псков өлкәсе Пыталово авылы – 2009 елның 25 августы.

1963 елда Латвия авыл хуҗалыгы академиясен (Елгава шәһәре) тәмамлый. 1965 елдан Казан ветеринария институтында эшли, 1980 елдан вирусология лабораториясе мөдире.

1981 елдан Бөтенсоюз гамәли микробиология фәнни-тикшеренү үзәгенең (Мәскәү өлкәсе Серпухов шәһәре) директор урынбасары, 1993 елдан директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре вирусологиягә, иммунология һәм биотехнологиягә карый.

Күзәнәк һәм гумораль иммунитетларны өйрәнүдә яңа ысуллар уйлап таба, хламидиозны булдырмау өчен вакцина һәм «легионерлар» авыруларын китереп чыгаручыларны билгеләү өчен антитәнчекле иммунофермент диагностика җиһазлары эшли.

Бүләкләре

СССР (1986), Татарстан Республикасы (1995) Дәүләт бүләкләре лауреаты. СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.

Автор – Н.З.Хаҗипов