Биографиясе

1906 елның 25 феврале, Киев шәһәре – 1977 елның 1 июле, Казан шәһәре.

Шостка химия-технология институтын тәмамлый (1932), Шостка кинотасма җитештерү фабрикасында эшли.

Казан техфотопроект фәнни-тикшеренү институтын оештыручыларның берсе, 1941–1956 һәм 1969–1976 елларда фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире, 1956–1969 елларда институт директоры урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре химик-фотографик процесслар теориясе һәм практикасына карый.

Яктылыкка сизгер системаларны синтезлау, аларның оптик-сенситометрик күрсәткечләрен полиметин органик буягычлар ярдәмендә сенсибилләштереп яхшырту белән шөгыльләнә. Борин җитәкчелегендә В.В.Куйбышев исемендәге Казан химия заводында (хәзер «Тасма-Холдинг» акционерлык җәмгыяте) фототехник, инфрахроматик тасмалар, кинематография һәм аэрофотография һ.б. өчен югары сизүчән негатив тасмалар эшләнә һәм производствога кертелә.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Процессы старения и сохраняемость фотографических материалов. М., 1976.