Биографиясе

1892 елның 17 ноябре, Кашин шәһәре, хәзерге Тверь өлкәсе – 1953 елның 20 августы, Мәскәү шәһәре.

Петроград политехника институтында укый, 1919 елда Бондюг авылында (хәзер Менделеевск шәһәре) эксперименталь радий заводы эшен оештыру (В.Г.Хлопин тәкъдиме буенча) зарурлыгыннан чыгып, укуын өзә. 1920–1921 елларда бу завод белән җитәкчелек итә.

1924 елда Мәскәүдә Гамәли минералогия институтында (1935 елданн Бөтенсоюз минераль чимал институты) сирәк элементлар лабораториясен оештыра һәм җитәкли (1938 елга кадәр). Бер үк вакытта 1930 елда Мәскәү нечкә химик технология институтында сирәк һәм чәчелгән элементлар химиясе һәм технологиясе кафедрасын оештыра, 1932 елдан Сирәк металлар институтында (Мәскәү) фәнни җитәкче була.

1938 елда репрессияләнә, Бөек Ватан сугышы елларында аклана.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре сирәк һәм радиоактив элементлар химиясе һәм химия технологиясе, аларны җитештерүне оештыруга карый. Радий, уран һәм ванадийны үзебезнең ил чималыннан табу технологиясе схемасын тәкъдим итә һәм (1921, В.Г.Хлопин белән берлектә) радийның беренче препаратларын эшләп чыгара. Сирәк металларны табу ысулларын, ак алтынны аффинажлау (чистарту) технологиясен эшли.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1948).

Хезмәтләре

Технология радиоактивных руд. Л., 1927.

Редкие элементы и их использование. М., 1930.

Введение в технологию редких элементов. М.–Л., 1932.

Әдәбият

Глебова В.И. О радии и его промышленности. М.–Л., 1932.

Большаков К.А., Звягинцев О.Е., Сажин Н.П. И.Я.Башилов [некролог] // Журнал прикладной химии. 1954. Т. 27, № 6.