Биографиясе

1908 елның 26 декабре (1909 елның 8 гыйнвары), Бохара шәһәре – 1962 елның 6 мае, Мәскәү шәһәре.

Урта Азия университетын тәмамлый (1931, Ташкент).

1931–1934 елларда Шәрык хезмәт ияләренең Коммунистик университетында төрки телләр укыта, бер үк вакытта Бөтенсоюз үзәк яңа алфавит комитетының төрки телләр секторында эшли. 1935 елда Төрекмәнстан ССРга күчеп китә.

1936 елдан Төрекмәнстанда Тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институты директоры. Төрекмән теленең алфавитын төзүдә, терминологиясен эшләүдә катнаша, төрекмән фольклорын җыю буенча экспедицияләр оештыра.

1940 елда СССР Фәннәр академиясенең М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтының СССР халыклары әдәбияты секторында эшли.

1941–1944 елларда Кыргыз педагогия институтында укыта, бер үк вакытта Кыргыз тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтында (Фрунзе шәһәре) фольклор һәм «Манас» эпосы секторында эшли. Аның кыргыз фольклорына багышланган хезмәте аерым бүлек булып «Кыргыз совет әдәбиятының очеркы» (Фрунзе, 1943) китабына керә.

1944 елдан Мәскәү университетында укыта, 1953 елдан СССР халыклары әдәбияты кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1957 елдан Дөнья әдәбияты институтының фольклор секторы мөдире. Анда Багданова җитәкчелегендә «Эпос народов СССР» (1993 елдан «Эпос народов Евразии») сериясен туплау эше оештырыла.

Багданова үз хезмәтләрендә Урта Азия халыклары әдәбиятларында реалистик традицияләр урнашуга татар һәм рус классик әдипләре иҗатларының йогынтысын тикшерә.

Хезмәтләре

Очерки киргизской литературы. М., 1947.

От фольклора к литературе // Вопросы литературы. 1957. № 1.

Роль русской литературы в становлении социалистического реализма в тюркоязычных литературах народов СССР // Взаимодействие и взаимообогащение литератур народов СССР. М., 1961.

Әдәбият

Кыргыз совет энциклопедиясы. Фрунзе, 1943. 1т.

Автор – В.Х.Ганиев