Биографиясе

1925 елның 31 августында Рязань өлкәсенең Касыйм районында туган.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1952 елда Мәскәү совет сәүдәсе институтын тәмамлый.

1958–1963 елларда Сәмәрканд өлкәсе кулланучылар берлеге рәисенең 1 нче урынбасары. 1963 елдан Сәмәрканд кооперация институтында укыта, 1972–1982 елларда сәүдә икътисады кафедрасы мөдире.

Бер үк вакытта 1987–1998 елларда фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире, 1998 елдан шул ук институтның инновация үзәге профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре кулланучылар кооперациясе системасында әзерләү һәм сәүдә итү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.