Биографиясе

1914 елның 3 феврале, Уфа губернасы Бөре шәһәре – 1986 елның 19 мае, Казан шәһәре.

Ленинград университетын тәмамлый (1937). Бөек Ватан сугышында катнаша.

1945–1952 елларда Казан педагогия институтында, 1955–1959 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1960 елдан Казан университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Рус һәм татар телләрен чагыштырма өйрәнүдә эзлекле бер система булдыра, икетеллелек шартларында барлыкка килгән интерференция күренешенең үзенчәлекләрен билгели. Хезмәтләре гомуми тел белеме, контрастив грамматика, лексикография, чагыштырма лексикология, икетеллелек мәсьәләләренә карый.

Русча-татарча сүзлекләр төзүдә катнаша.

Бүләкләре

Ахунҗановның «Гомуми тел белеме» («Общее языкознание», 1981) дәреслеге СССР ВДНХсының көмеш медаленә лаек була.

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Сопоставительное изучение национального своеобразия лексических значений. М., 1963.

Русские заимствования в татарском языке. Казань, 1968.

Двуязычие и лексико-семантическая интерференция. Казань, 1978.

Контрастивная грамматика: Морфология русского и тюркских языков. Казань, 1987.