Биографиясе

1950 елның 8 сентябрендә Украина ССР Николаев шәһәрендә туган.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1973), шунда ук эшли, пластмассалар технологиясе кафедрасында (бүленеп, 1982–1984 елларда «Союзнефтепромхим» фәнни-җитештерү берләшмәсендә).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре составында кислород булган функциональ төркемле органик кушылмалар химиясенә, авыр (төп) органик синтез технологиясенә карый. Бутадиен-1,3 һәм 3-метилбутен-1 оксидларын синтезлау закончалыкларын өйрәнә, аларны алу процессларының технологик нигезләрен эшли. Әлеге оксидларны төп органик синтез һәм полимерлар химиясенең яңа продуктлары синтезында файдалану мөмкинлекләрен тикшерә. Изопрен җитештерүне камилләштерү буенча эшләр алып бара.

Хезмәтләре

Получение и применение 3-метилбутена-1 / ЦНИИТЭнефтехим // Тематический обзор. Серия Промышленность синтететического каучука., 1993. Вып. 1 (автордаш).

Современные нефтехимические синтезы на основе бутадиена // шунда ук. 1993. Вып. 4 (автордаш).

Синтез и свойства ненасыщенных полиэфиров на основе монооксида бутадиена и ангидридов дикарбоновых кислот // Журнал прикладной химии. 1994. Т. 67, № 6.