- РУС
- ТАТ
тел галиме, филолология фәннәре докторы (1989 ел), профессор (1990 ел), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1991 ел)
1938 елның 2 апреле, Казан – 2003 елның 2 апереле, шунда ук.
Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1962 ел), шунда ук эшли: 1968–1987 елларда инглиз теле кафедрасы мөдире, 1991 елдан чагыштырма лингвистика кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре төрле система телләренең (герман, роман, төрки, скандинав һ.б.) чагыштырма типологиясенә карый.
Россия лингвистикасы тарихында беренче тапкыр француз, инглиз, татар телләрен чагыштырып өйрәнү алымнарын эшли.
Татарча-русча-төрекчә фразеологик сүзлек (Истанбул, 1997 ел), инглизчә-русча һәм төрекчә-русча фразеологик сүзлекләр (Истанбул, 1999 ел) төзүче.
Югары уку йортлары өчен уку ярдәмлекләре авторы.
Сравнительная типология лексических систем английского и татарского языков. М., 1982;
Словарь словообразовательных элементов современного татарского языка. Казань, 1984.
Әхмәдулла Ш. Тел белгәнне – ил белгән // Замана авазлары. Казан, 1997.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.