Биографиясе

1948 елның 13 ноябрендә Казанда туган.

1971 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый һәм шунда ук эшли, җиңел сәнәгать технологиясе факультеты деканы (1987–2000), 1993 елдан конструкцияләү һәм тегү технологиясе кафедрасы мөдире, 2000 елдан Җиңел сәнәгать институты директоры.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре ультратавыш тибрәнүләренең органик кушылмалардагы электрохимик реакциягә тәэсирен, тигезләшмәгән түбән температураралы плазма агышының тукыма җепләргә, тукымаларга, натураль күнгә, синтетик плёнка материалларына тәэсирен өйрәнүгә карый.

Л.Н.Абуталипова җепьясагыч полимерның химик табигате белән аны плазмалы эшкәртү сыйфаты арасындагы бәйләнешне ачыклый; җиңел сәнәгать материаллары һәм эшләнмәләренең куллану характеристикаларын яхшыртырга мөмкинлек бирүче ысуллар – үсемлек полимерларын ныгыту алымнарын, тукымаларны утка чыдамлы итеп эшкәртү, күнне плазмалы активлаштыру ысулларын эшли һ.б.

Фәнни-тикшеренү нәтиҗәләре гамәлгә кертелә («Спартак», «Сафьян», «Адонис», «Казан җитен комбинаты» Ачык җәмгыятьләре).

Бүләкләре

ТР Дәүләт бүләге (2003), РФ Хөкүмәте бүләге лауреаты (2005).

Хезмәтләре

Полимеры как новый объект модификации с помощью низкотемпературной плазмы: текст лекций. Казань, 1997.

Физические основы взаимодействия неравновесной низкотемпературной плазмы с капиллярно-пористыми полимерными материалами лёгкой промышленности. Казань, 1997.