Эчтәлек

Идел буе татарлары мифологиясе һәм фольклорында кошларны яклаучы, Урта Азия халыкларында һәм Урал яны татарларында – уңыш алиһәсе һәм бала табучы хатыннарга ярдәм итүче.

Мөселман риваятьләрендә – Урта Азия шагыйре С.Бакыргани хатыны, ул үлгәч, Зәнки бабай хатыны.

Бу риваятьләр нигезендә «Хикәйә-и Хәким-ата» (1846 ел) язылган.

Гамбәр-ана, Бакыргани һәм аның улы Хөбби Хуҗа – Колшәрифнең «Кыйсса-и Хөбби Хуҗа» поэмасы геройлары.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: Табышмаклар. Казан, 1977;

Кол Шәриф. И күңел, бу дөньядыр... Казан, 1997;

Яхин Ф. Татар шигъриятендә дини мистика һәм мифология. Казан, 2000;

Снесарев Г.П. Реликты домусульманских верований и обрядов у узбеков Хорезма. М., 1969.

Автор – Ф.И.Урманчеев.