Эчтәлек

Гомуммилләт теленең әдәби төрлелегеннән үзенчәлекле лексикасы һәм фразеологиясе белән аерыла. Жаргонның лексик системасы гомумхалык теле чаралары нигезендә (төрле семантик һәм морфологик үзгәрешләр юлы белән) яисә яңа сүзләр (гыйбарәләр) барлыкка китерү юлы белән формалаша. Социолингвистика тарафыннан өйрәнелә.

Татар телендә жаргоннар әлләни күп түгел. Сүзләрнең күпчелеге мәктәп укучылары, студентлар (стипа – стипендия, шпора – шпаргалка), хәрбиләр (каптри – капитан третьего ранга), җинаятьчеләр жаргоны (мент – милиционер, пахан – баш кеше) – рус теленнән алынган сүзләр яисә калькалар (дәресне тозлау – просолить, дәресне калдыру дигәнне аңлата, койрык – хвост, тапшырылмаган зачёт яисә имтиханны белдерә).

Жаргон сүзләрнең азчылыгын татар теленең күчерелмә мәгънәдәге үз сүзләре һәм гыйбарәләре яисә тирә-юньдәге кешеләр өчен аңлаешсыз, теге яки бу эшчәнлекнең үзенчәлеген белдерә торган сүзләр (арго) тәшкил итә, мәсәлән, акбаш (аракы), багана (100 сум), рәтче (кесә карагы), кышты (пычак) һ.б. Кайбер татар һәм төрки жаргон сүзләр рус теленә үтеп керәләр һәм аерым социаль төркемнәрнең жаргонына әвереләләр: чумара (файда, табыш) – чумарить, калым (иҗтимагый нормаларны бозып алынган табыш) – калымить. Арго сүзләр әдәби әсәрләрдә персонажлар телен чагылдыру өчен кулланыла. М.Мәһдиевнең «Фронтовиклар» (1972 ел), М.Насыйбуллинның «Телсез шаһитләр» (1974 ел), А.Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога» (1995 ел), Т.Галиуллинның «Тәүбә» (1996 ел) һәм башка язучыларның әсәрләрендә мондый мисаллар еш очрый.

Әдәбият

Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. Казан, 1999;

Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате. Казан, 2002;

Ахманова О.С. Словарь лингвистических терминов. М., 1969.

Автор –  Г.М.Габделхакова