Татар телендә биш юнәлеш формасы бар:

  • төп юнәлеш (бизәү),
  • төшем юнәлеше (бизәлү),
  • кайтым юнәлеше (бизәнү),
  • уртаклык юнәлеше (бизәшү),
  • йөкләтү юнәлеше (бизәтү).

Барлык юнәлеш формалары да булган фигыльләрнең саны йөздән артмый, мәсәлән, актару, йөгерү, йөрү, казу, карау һ.б.

Йөкләтү юнәлешен барлык диярлек фигыльдән дә ясарга мөмкин; төшем юнәлеше — бары тик күчемле фигыльләрдә генә һәм барлык фигыль лексикасының якынча биштән бер өлешендә, уртаклык һәм кайтым юнәлешләре өчтән бер өлешендә генә күзәтелә.

Юнәлеш формалары сүз төрләнешенә һәм сүз ясалышына мөнәсәбәте булган катлаулы системаны тәшкил итә.

Әдәбият

Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. Казан, 2006; 

Татар грамматикасы. Морфология. Казан, 2016. Т. 2; 

Зиннатуллина К.З. Залоги глагола в современном татарском литературном языке. Казань, 1969.

Автор – К.З.Зиннәтуллина