Эчтәлек

Татар шагыйре Г.Тукай шәҗәрәсе. 2011 ел

«Авалон медиа группа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Электрон версия

Язма һәм телдән тапшырылу рәвешендә яшәп килә.

Шәҗәрәнең төп эчтәлеген нәселнең борынгы бабалардан алып иң соңгы варисларга кадәр вәкилләренең исемлеге тәшкил итә; кайвакыт ул искә алынган затлар тормышыннан мәгълүматлар белән тулыландырыла.

Шәҗәрә — үткәннәр турында белемнәрнең иң борынгы формаларыннан берсе. Ул ыруглык җәмгыяте чорында формалаша. Тарихи белемнәрнең башка формалары үсеше барышында икенчел урынны били. Ыруглык мөнәсәбәтләре калдыклары сакланып калган халыкларда, мәсәлән, күчмә халыкларда, шәҗәрә нык саклануын дәвам итә. Аларда «гомумэтник» («гомуммилли») тарих вазифаларын башкарган гомумыруг, гомумкабилә шәҗәрәләре өстенлек итә.

И.Х.Гайнетдинов, А.Н.Артемьева. Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиев шәҗәрәсе. 2005 ел

Каюлы күн мозаика

Утрак тормышлы халыкларда шәҗәрә аерым, ягъни гаилә-фамилия нәсел агачы рәвешендә була; община шәҗәрәләре төре дә очрый, алар бер яки берничә торак пунктта яшәүче община кешеләре турында генеалогик мәгълүматларны колачлый.

Татар шәҗәрәләренең иң элгәреге үрнәкләре XIV–XVI йөзләр эпитафияләрендә, XVI–XVIII йөзгә караган тарихи хезмәтләрдә («Җамигъ әт-тәварих», «Дәфтәре Чыңгызнамә» һ.б.) чагылыш таба. Алар аерым ырулар һәм фамилияләрнең социаль чыгышы, татар халкы күченешенең сәбәпләре һәм юнәлешләре, торак пунктлар тарихы буенча мәгълүматларны, татар халкының килеп чыгышы буенча материалларны (тамырлары болгарлардан, Алтын Урдадан, нугайлардан һ.б.дан килүе турындагы мәгълүматларны) үз эченә ала.

Рәссам-хаттат Н.Ф.Исмәгыйлев (Нәҗип Нәкъкаш) шәҗәрәсе. 2008 ел

Автор эше. Катнаш алым

1990–2010 елларда татар шәҗәрәләрен өйрәнүгә М.И.Әхмәтҗанов, А.Б.Беляев зур өлеш кертә. Алар тарафыннан күп кенә атаклы татар нәселләренең, шул исәптән Казан, нугай, Касыйм, Әстерхан, Себер татарларының шәҗәрәләре төзелә. Р.Фәхретдин (М.И.Әхмәтҗанов), М.Бигиев, Г.Гобәйдуллин, С.Сәйдәшев (А.Б.Беляев) кебек күренекле эшлеклеләрнең шәҗәрәләре торгызыла. 

Р.И.Шәмсутов. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Ә.М.Мазһаров шәҗәрәсе. 2013 ел

Компьютер графикасы

Әдәбият   

Әхмәтҗанов М.И. Татар шәҗәрәләре. К., 2011; 

Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII — XVIII вв. К., 1972; 

Ахметзянов М.И. Татарские шеджере. Исследование татарских шеджере в источниковедческом и лингвистическом аспектах по спискам XIX — XX вв. К., 1991; 

Ахметзянов М.И., Шарифуллина Ф.Л. Касимовские татары (по генеалогическим и этнографическим материалам). К., 2010; 

Беляев А.Б. Историческая генеалогия татарского народа. Родственные династии и их роль в истории семьи, нации и государства. К., 2012.

Авторлар — М.Г.Госманов, Ф.Г.Кәлимуллина