Эчтәлек

Бизәкле һәм бизәксез төрләре билгеле.Гадәттә, киез өчен көзен алынган табигый ак, соры, сирәк кенә кара төсләрдәге һәм кызыл, зәңгәр һәм көрән төскә буялган сарык йоны файдаланыла. Киез келәм басу юлы белән әзерләнә.

Бизәү өчен келәмнең төп фонына буялган йон кушыла; бизәкләр киезне басканда ук алдан билгеләнгән урынга беркетелә. Икенче төрле алым да кулланыла: киез бизәкләр бер төстәге (ак яки соры) киез фонга төсле җепләр белән тегеп куела, аннары өстәмә рәвештә чигүләр һәм чәмчәле җөйләр белән бизәлә.

Киезне, гадәттә, җәй көне ишегалдында әзерләгәннәр. Башта ак, тыгыз тукыма җәелгән, аның өстенә 5–8 см калынлыктагы таралган һәм чистартылган йон түшәлгән. Йон өслегенә җепләр ярдәмендә рәсеме еш кына тукымага төшерелгән бизәкләр урнаштырылган. Өстән башка тукыма ябылган һәм кайнар су белән чылатылган. Аннары киезне төргәкләгәннәр һәм махсус катокта су сиптереп тыгызлаганнар. Киезнең озынлыгы 1,6 дан 2 м га, киңлеге 1,4 тән 1,6 м га җиткән; чит-чатлары төрле төстәге тукыма белән каймаланган. Киез әзерләүдә ирләр дә, хатын-кызлар да катнашкан. Хатын-кызларга, гадәттә, бизәү эше йөкләнгән. Киезнең бизәкләре йөнтәс келәм композицияләреннән кәкре сызыклы фигуралары, йомык контурлы формалары (күчмә кабиләләрнең дала культурасына барып тоташа), 2–3 төрле төстән төзелгән гади төсләр гаммасы белән аерылып торалар. Киезнең бер-берсенә сабаклары белән тоташкан эре чәчәкле бизәкләре, башлыча, кайма читләренә урнаштырыла.

Себер татарлары киезләрендәге бизәкләр борынгылыгы һәм байлыгы белән күзгә ташлана. Келәм үзәгендәге тигез үлчәмле сигез канатлы йолдызлар, «тәкә мөгезләре» белән тулыландырылган эре, түгәрәк чәчәкләр һәм келәм буеның ике ягындагы давыл чәчәкләренә охшаган кайма бердәм композицияне тәшкил итә.

Киезне көндәлек тормышта әзерләү һәм куллану гомумтөрки культурага хас күренеш. Аның гасырлар буенча сакланып килгән күркәм традицияләре хәзер дә татар йорты бизәлешендә дәвам итә. Һәр киезнең йорт бизәлешендә үз урыны булган: бизәкле келәмнәр такта сәкеләргә, бер төслеләре идәнгә җәелгән. Кырым татарлары (башлыча, дала районнарында яшәүчеләр) киездән намазлыклар да әзерләгәннәр.

Киез татарлар көнкүрешендә кулдан тукылган келәмнәр белән чагыштырганда азрак таралган. XIX йөзнең 2 нче яртысында киез акрынлап кулланыштан чыга, шулай да Татарстанның аерым районнарында (Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай һ.б.) һәм аннан читтә (Самара, Оренбург өлкәсе, Төньяк Себер, Урал буе) бер төсле киез җитештерү XX йөзнең уртасына кадәр дәвам итә.

Татарстанның хәзерге заман мәдәниятенә киез келәмнәрнең яңадан кайтуы 1980 еллар башыннан киезнең технологияләре, төр һәм жанр бердәмлеген камилләштерү белән шөгыльләнүче профессиональ рәссамнар Д. һәм Р.Рәхмәтуллиннар (Бөгелмә) иҗаты белән бәйле. Алар тарафыннан җәмәгать биналары һәм шәхси йорт интерьерларын бизәү өчен киездән орнаментлы һәм тематик-сюжетлы дивар келәмнәре иҗат ителә. Киез композицияләре татар фольклоры мотивлары («Сабантуй», «Шүрәле», «Бәйрәм белән» — барысы да 1982; «Кубыз», 1983; «Карга боткасы», 1984 һ.б.), болгар һәм татар орнаментлары нигезендә («Тормыш агачы», 1984; «Күбәләк», «Тузганак», 1980 еллар), еш кына киез бизәкләренә стильләшкән кеше фигуралары, зооморф мотивлар кушылган тематик триптихлар рәвешендә («Ак йон», 1981) төзеләләр. Рәссамнарның хезмәтләре югары бәяләнә, күргәзмәләргә куела. Р.Рәхмәтуллина Казандагы татар гимназиясендә балаларга киез басарга өйрәтү өчен дәресләр бирә.

Әдәбият

Вәлиев Ф.Х. Орнамент казанских татар. К., 1969;

Богомолов В.Б. Узоры сибирских татар Омского Прииртышья // От Урала до Енисея: Народы Западной и Средней Сибири. Томск, 1995;

Вәлиева-Сөләйманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920–90 гг.), К., 1995;

Заатов И. Крымскотатарское декоративно-прикладное изобразительное искусство. Симферополь, 2003.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова