Техника

Гадәттә юка табаклы көмеш, кайвакыт алтын кулланыла, ул бизәк калыбы өстенә салына һәм өстән тимер кысадагы яссы кургаш белән бастырыла. Басма остасы, әлеге яссы кургашка сугып, бизәкне калай өслегенә күчерә. Калайның калынлыгы бизәк рельефының тирәнлегенә бәйле: бизәк сай чокырланганда ул 3–4 мм га, тирәнрәк булганда 6 мм га җитә.

Бастырылган бизәк уемлау, чүкү, төймәләү, нокталы яисә штрихлы рельеф ясау юлы белән камилләштерелә. Бизәк еш кына каралтыла, кайвакыт бөртекләү, чәчәк-үсемлек сурәтләре, гарәп язуы белән баетыла.

Тарихы

Көнчыгыш Европада басма һун (кылыч кыннарының басма бизәкле алтын кыршаулары, аеллар) һәм болгар (алтын һәм көмеш көнкүреш әйберләре, савыт-саба, кораллар, камәр эленмәләре, киемдәге аеллар, ат дирбиясе һ.б.) сәнгатендә чагыла. Моны Перещепин (Кубрат хан), Надь-Сент-Миклош хәзинәләрендәге әйберләр, Бөек Болгар, Хәзәр каганлыгы, Венгрия, Кырым, Дон буе, Төньяк Кавказ җирләрендәге шәһәрлекләрдәге археологик табылдыклар раслый.

Басма ысулы белән башкарылган иң борынгы әсәрләрдә Евразия далаларында таралган борынгы төркиләр сәнгатенә хас уртак сыйфатлар чагылыш таба. VII–VIII йөзләрдә эшләнгән металл әйберләргә Салтау-Маяк культурасына караган сәнгать-стиль үзенчәлекләре хас. Элгәреге болгар сәнгатендә, Хәзәр каганлыгындагы кебек үк, билбау очлары, камәр эленмәләре һәм аеллары, күкрәкчәләр, баш киемнәре бизәмәләре, ат дирбияләре Басма ысулы кулланып, үсемлек һәм җәнлек сурәтләре белән бизәкләнгән.

X–XII йөзләрдә басманың Салтау традицияләре Идел буе Болгарында үсеш ала (шул ук әйберләрдә үсемлек мотивлары һәм «җәнлек стиле»). Идел һәм Дон буйларындагы, Кырым җирләрендәге кыпчак каберлекләрендә табылган әйберләрдә дә бу традицияләрнең йогынтысы сизелә (басма һәм каралту ысулы белән үрелгән тасма рәвешендә һәм рельефы кытыршыландырып ясалган ат җигү дирбиясе).

Алтын Урда дәверендәге басмага басып бизәк төшерү ысулы белән беррәттән калып белән эшләү дә хас. Бу очракта бизәк калыбы металл калайның өстенә, ә яссы кургаш аскы ягына куела. Биләр, Сарай әл-Мәхрусә, Сарай әл-Җәдит, Камай һәм Алтын Урданың башка шәһәрләрендә археологик тикшеренүләр вакытында кабарынкы бизәк һәм гарәп язулары төшерелгән кайрак, сандал, куыш конус рәвешендәге калыплар табыла.

Казан ханлыгы чорыннан һәм XVII–XVIII йөзләрдән тирән рельефлы басма ысулында башкарылган, күпчелеге көмештән эшләнгән түгәрәк һәм овал формадагы куыш эчле (4,5 см диаметрда) сәдәфләр сакланган. Алар татар морзаларының камзолларына тагылган. Мондый сәдәфләрне XVI–XVII йөзләрдә русларның югары катлавы үз киемнәрендә дә куллана. Аларның үрнәкләре Мәскәү Кремленең Кораллар палатасы, Татарстан Республикасы Милли музее фондларында саклана.

XVIII–XX йөзләрдә татар зәркән сәнгатендә басма, нигездә, билбау каптырмасы, беләзек, сәдәф, балдак һәм йөзек, Коръән тартмасы (каптырга) кебек киң таралган бизәмәләр, шулай ук хәситә, изү, тезмәнең бер өлеше булган төрле зурлыктагы һәм формадагы аеллар ясауда кулланыла.

Әдәбият

Валеев Ф.Х. Орнамент казанских татар. Казань, 1969.

Даркевич В.Г. Художественный металл Востока VIII–XIII веков. М., 1976.

Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарии. Казань, 1987.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Золотоордынские города Поволжья. М.,1994.  

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова