Эчтәлек

Тарихы

Промкомбинатның 1920 еллар ахырында Лаеш туку остаханәсеннән күчерелгән җиһазлар белән эшләп килгән туку цехы нигезендә 1969 елда ачыла.

Алексеевск авылында әүвәлдән килгән йон, җеп эшкәртү һөнәрчелеге һәм элеккеге Лаеш өязенә кергән авылларда XIX йөз ахыры – XX йөз башында киң таралган тукучылык традицияләренә нигезләнеп эшли.

1970 еллар уртасына кадәр фабрикада җирле рус халкының кулдан (көрәләп) туку тәҗрибәсе үрнәгендә, бигрәк тә аның күп җепселләр кулланыла торган ысулы белән киҗе-мамык һәм җитен әйберләр тукыла һәм челтәр катнаштырылган чүпләмле сөлгеләр, ашъяулыклар, урын-җир япмалары җитештерелә.

1970 елларның икенче яртысыннан татар халкының чүпләмләп туку традициясендә милли төсләр һәм бизәкләр белән баетылган сөлгеләр, ашъяулыклар, тәрәзә пәрдәләре һ.б. әйберләр эшләп чыгарыла.

1970–1980 елларда серияле эшләнмәләрнең үрнәкләре Мәскәү нәфис сәнәгать фәнни-тикшеренү институты рәссамнары тарафыннан эшләнә (Н.Назаренко һ.б.). Төп продукцияләре: ашъяулык, тастымал, сувенир сөлгеләр җыелмалары.

1970–1980 елларда әйдәп баручы осталар – В.Фомичёва, Т.Русакова.

Әдәбият

Художественные промыслы РСФСР: справочник М., 1973.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана. Казань, 1995.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова