Тарихы

Авылга 1904 елдан соң, 1899 елда Пруссия гражданы Г.Э.Ремплер тарафыннан арендага алынган һәм Цивильск өязенең Селигай һәм Яңа Буян авыллары крәстияннәренә субарендага бирелгән удел ведомствосы җирләрендә Воронинский хуторы буларак нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Ильинский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Осиново авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1933 елда авылда Крупская исемендәге колхоз оештырыла. 1953 елдан авыл Ворошилов исемендәге колхоз (үзәк утары Ремплер авылында), 1960−2003 елларда “Юдино” нәселле кошчылык совхозы составында (үзәк утары Залесный поселогында, 1965 елдан – Осиново авылында).

Халык саны

1920 елда — 69,
1926 елда — 76,
1938 елда — 104,
1949 елда — 150,
1970 елда — 137,
1979 елда — 116,
1989 елда — 91,
2002 елда — 115,
2010 елда — 160,
2017 елда — 197 кеше (руслар — 42%, чуашлар — 33%, марилар — 13%, татарлар — 12%).