Тарихы

Поселок тарихы 1661 елдан, 1613 елда нигезләнгән скит урынында Раифа Богородица монастыре барлыкка килгән вакыттан башлана. 1674 елда тирә-яктагы җирләр монастырь вотчинасына бирелү нәтиҗәсендә, Идел-Кама саклаулыгындагы Раифа участогының нигезен тәшкил итүче карт урманнар сакланып калган.

Янгыннан соң, 1690−1717 елларда таштан яңа монастырь ансамбле төзелә. 1739 елда монастырьдә 15 гыйбадәтханә (янкормаларны да кертеп), ике катлы настоятельләр һәм борадарләр биналары, ашханә, 5 манаралы (өчесе сакланган) дивар исәпләнә. XIX йөздә – XX йөз башында берничә тапкыр үзгәртеп корыла.

Монастырь карамагында китапханә, хастаханә (1724 елдан) була, 1865 елда урман дачасы төзелә, ботаникадан беренче коллекцияләр җыела.

1914 елда монастырь янында сугыш инвалидлары өчен поселок төзелә. Җәй айларында монастырь кунакханәсендә Казан сукырлар училищесендә укучы балалар ял итә.

2 га дан артыграк мәйдан биләүче монастырь ансамбле дини һәм гражданлык архитектурасы истәлеге булып тора, борынгы Псков-Новгород архитектура традицияләре, XVII йөз Мәскәү бароккосы, классицизм, псевдорус стильләре үзенчәлекләре чагыла.

Борадарләр бинасы белән София чиркәве XVII–XVIII йөзләрдә салына, 1794−1795 елларда полковник хатыны Н.И.Киселёва иганәсенә төзекләндерелә, Европадагы иң кечкенә чиркәүләрнең берсе булып исәпләнә – анда берьюлы бары тик 7 кеше генә була ала.

Синайда һәм Раифада шәһит киткән изгеләр чиркәве һәм аның Россиядәге Яңа шәхитләр рухына багышланган янкормасы XVIII−XIX йөзләрдә төзелә, 1892−1897 елларда губерна архитекторлары А.Г.Невинский һәм Ф.Н.Малиновский проектлары буенча үзгәртеп салына. Грузия Богородица соборы – монастырьның төп табыну урыны – Грузия Мәрьям Ана иконасы – 1835 −1842 елларда мещан Д.Орлов, сәүдәгәр Л.И.Колычев һәм башкалар иганәсенә архитектор М.П.Коринфский проекты белән төзелә.

Изге архистратиг Михаил чиркәве белән дивар өстендәге чаң манарасы 1889−1903 елда сәүдәгәр М.Т.Атлашкин иганәсенә неоклассика стилендә салына.

Троица соборы 1904−1910 елларда архитектор Ф.Н.Малиновский проекты белән төзелә.

XVII йөз ахыры борадәрләр бинасы берничә тапкыр үзгәртеп корыла. Бер катлы архимандрит йорты XIX йөзнең икенче яртысында псевдорус юнәлешенең эклектика стилендә төзелгән.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Казан өязенең Ильинский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән —Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Раифа авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1918 елның июнендә монастырьда погром оештырган Казан губернасы гадәттән тыш комиссиясе хезмәткәрләре һәм кызылармиячеләр якын-тирә авыл крәстияннәре тарафыннан үтерелә (1965 елда монастырь янында истәлек билгесе, 2006 елда “Примерение” һәйкәле куела). Монастырь ябыла.

1919 елда эйләнә-тирәдәге урманнар белән биналарның бер өлеше Казан университетының урман факультетына бирелә; ике храмда гыйбадәт кылу яңадан башлана. 1924 елда Ильинский авылыннан волость башкарма комитеты, хастаханә һәм мәктәп борадарләр бинасына һәм монастырьның хуҗалык корылмаларына күчерелә.

1928 елда монастырь кабат ябыла, 1929 елда гыйбадәт кылулар тыела. Монахлар һәм гыйбадәт кылучылар 1930 елларда репрессияләнә (1997 елда Казан епархиясенең җирле искә алынучы изгеләре буларак канунлаштырылалар).

Мәгариф һәм мәдәният

1933 елда элекке монастырь биналарында һәм корылмаларында Дәүләтнең берләштерелгән сәяси идарәсенең закон бозучы балалар өчен хезмәт коммунасы урнаша, башлангыч (1936 елдан – җидееллык, 1970 елдан – сигезьеллык) һәм кичке мәктәпләр, эшчеләр факультеты, клуб, калай цехы, остаханәләр (тимерче, слесарь, кәрзин үрү) аяк киеме производствосы ачыла, 1953 елдан – балалар тәрбия колониясе, 1965 елдан − махсус һөнәри- техник училище, 2016 елдан − ябык типтагы девиант тәртипле (иҗтимагый куркыныч) укучылар өчен махсус укыту-тәрбия учреждениесе, 2018 елдан хәрби-патриотик тәрбия һәм кадет белем бирү программасы белән ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесе.

Төрле елларда училищеда слесарь, токарь, тракторчы, ташчы, столяр, штукатурчыларны эзерлиләр, керосин паять итү лампалары, шул исәптән Кырый Төньяк, Арктикада дрейфтагы станцияләр өчен  һәм экспортка, Оборона министрлыгы өчен бензин салу краннары (елына 14 меңгә кадәр), агач кыру станоклары, наждак-үткенләү, слесарлык-монтажлау инструментлары, халык куллану товарлары, Россиянең күп кенә төбәкләре өчен үзәктән куа торган насослар (1979 елда ВДНХ күргәзмәсенә куелган) җитештерәләр.

Училище берничә тапкыр Профсоюзларның бөтенсоюз үзәк советының һәм һөнәри-техник белем бирү Дәүләт комитетының күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнә.

1960 еллардан башлап поселокта укучылар өчен яңа тулай тораклар, укыту-җитештерү остаханәләре, иҗтимагый-көнкүреш комбинаты (клуб, ашханә, китапханә, меицина ярдәме күрсәтү пункты һәм идарә), күп фатирлы торак йортлар, клуб, балалар бакчасы, ясли, 1981 елда яңа мәктәп бинасы (урта мәктәпкә үзгәртелә) һәм башкалар төзелә.

1960 елдан монастырь ансамбле дәүләт сагы астына алына, 1991 елда Казан епархиясенә кайтарыла. 1992 елдан зур күләмле реставрация эшләре алып барыла. 60 ка якын монах исәпләнә.

Монастырь каршында ятим ир балалар өчен мәктәп-интрнат (1994 елдан); балалар өчен “Светлячок” кушымтасы белән “Раифский вестник” газетасы чыга (2001 елдан); 1992 елдан “Притча” вокаль квартеты булдырыла (халыкара конкурслар лауреаты).

Поселок белән янәшә Раифа күле урнашкан.

Күренекле кешеләре

Поселок белән ТАССРның атказанган укытучысы, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры А.Ф.Бадыговның тормышы һәм эшчәнлеге бәйле, балалар тәрбия колониясендә укытучы булып эшли (1943−1965 елларда).

Халык саны

1926 елда — 171,
1949 елда — 350,
1958 елда — 482,
1970 елда — 622,
1989 елда — 674,
2002 елда — 593,
2010 елда — 484,
2017 елда — 448 кеше (руслар — 70%, татарлар — 24%, чуашлар — 3%).