Тарихы

Авыл 1710−1711 еллардан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Зичә исеме белән дә мәгълүм. Беренче булып Дүсем авылы (хәзер Сарман районы), Югары һәм Түбән Ушма (хәзер Мамадыш районы) авыллары кешеләре күчеп килә. 1794 елда шулай ук элек чукындырылган татарлар да бирегә күченә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы татарлар, шул исәптән элек чукындырылган һәм йомышлы татарлар). Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, вак һөнәрчелек кәсепчелеге, олаучылык таралган була.

Халкы 1773−1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив сугыша.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне эшли; 1908 елда яңа мәчет, 1910 елда мәдрәсә ачыла.

Православие динендәге халкы Федот авылының Казан Богородица чиркәве приходына карый. XIX йөз ахырында, авыл халкының яртысын тәшкил итүче православие динендәгеләр өчен кирпечтән кәшәнә төзелә (архитектура истәлеге), 1890 елларда вакытлыча файдалануга алынган бинада бер класслы катнаш чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

XX йөз башында шулай ук су тегермәне, кибет эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 940 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 120 хуҗалыкның 17 сендә ат юк, 96 – бер, ике, 7 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота; 1588 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә; 28 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

1921 елда авыл халкы ачлык аркасында нык кими, шулай ук бу елда булган зур янгын нәтиҗәсендә 40 йорт юкка чыга.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 февраленнән Зәй районында.

Хәзер Кадер авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Якты Йолдыз” колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Әюпов); 1950 елдан авыл – Әхмәт, Федот, 1959 елда Алмалы, Бура-Киртә, Югары, Түбән һәм Урта Пәнәче авыллары кергән шул ук исемдәге зурайтылган колхозның үзәк утары.

1998 елдан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, 2006 елдан − “Зәй” агрофирмасының “Ялкын” бүлекчәсе составында (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1940 елда − җидееллык (бина төзелә), 1960 елларда – тулы булмаган урта, 1979 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (1987 елда яңа бина төзелә).

Шулай ук мәдәният йорты һәм китапханә (икесе дә 1970 елда төзелгән бинада), “Кояшкай” балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты (икесе дә 1975 елда төзелгән), ветеринария дәвалау йорты (2014 елда төзелә) эшли.

1998 елда “Габделхәбир” мәчете төзелә.

Халык саны

1859 елда – 295,
1870 елда – 293,
1897 елда – 534,
1920 елда – 807,
1926 елда – 566,
1938 елда – 544,
1949 елда – 417,
1958 елда – 416,
1970 елда – 609,
1979 елда – 449,
1989 елда – 361,
2002 елда – 332,
2010 елда – 320,
2017 елда – 315 кеше (татарлар – 97%, шул исәптән керәшен татарлар – 27%).