Административ-территориаль буйсынуы

1920 нче елларда нигезләнә. Беренче исеме – Вахитов исемендәге совхозның (1937 елдан – «Ютазы» совхозының) 4 нче бүлекчәсе поселогы, 1962 елның 28 маеннан – хәзерге исемендә.

Нигезләнгән вакытыннан Тымытык районына керә. 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда поселокта Вахитов исемендәге совхозның 4 нче бүлекчәсе оештырыла, 1937 елдан – «Ютазы» совхозында (үзәк утары – Подгорный поселогы). 1965 елдан – «Урыссу» совхозы (үзәк утары – Подгорный поселогы), 1993 елдан – «Урыссу» акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан – «Подгорный» күмәк хуҗалыгы, 2001 елдан – «Подгорный» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан – «Урыссу» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, шулай ук «Әхмәтшина Г.Җ.», «Идрисов Р.З.» крестьян-фермер хуҗалыклары, хәзерге вакытта – «Ильясова Л.Ә.» ( 2012 елдан), «Баталова О.В.» (2013 елдан), «Әхмәтшин Ф.Ф.», «Нәбиуллин Ф.М.» (икесе дә – 2019 елдан), «Баталов Р.Ф.» (2020 елдан) крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча крестьян-фермер хуҗалыкларында эшли, үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге, кошчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1940 елда поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда – җидееллык (1954 елда яңа бина төзелә), 1960 елда – сигезьеллык, 2000 елда – урта, 2007 елда – тулы булмаган урта, 2018 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1970 елдан яңа бинада), «Радуга» балалар бакчасы (1983 елдан), китапханә (1951 елдан клуб бинасында, 1970 елдан яңа мәдәният йорты бинасында, 2017 елдан күпфункцияле үзәктә), фельдшер-акушерлык пункты (2019 елдан яңа бинада) бар.

Мәдәният йорты каршында «Ләйсән» бию коллективы (1978 елдан, оештыручысы – И.Ю.Смышляева), «Соловушки» вокаль коллективы (1991 елдан, оештыручысы – С.М.Соловьева) эшли.

Халык саны

1949 елда – 259,
1958 елда – 151,
1970 елда – 575,
1979 елда – 471,
1989 елда – 413,
2002 елда – 469,
2010 елда – 417,
2020 елда – 402 кеше (татарлар – 83,8%).