Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Мәмәт, Янгелде Пүчинкәсе (Маматово, Енгильдиевский Починок) исемнәре белән дә искә алына. 1940 еллардан хәзерге исемендә.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре –игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, он тарту кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында су тегермәне, 2 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 193,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Собакино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Каенлык авыл җирлегендә.

Халык саны

1782 елда – 49 ир-ат;
1859 елда – 190,
1897 елда – 201,
1908 елда – 184,
1920 елда – 194,
1926 елда – 776 (Толмач, Мишавка авыллары халкын да кертеп),
1958 елда – 106,
1970 елда – 60,
1989 елда – 25,
2002 елда – 15,
2010 елда – 9,
2017 елда – 12 кеше (татарлар – 58%, руслар – 42%) кеше.