Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тегүчелек, арба ясау, башмак тегү, мичкә ясау, мич чыгару кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет (1853 елда төзелә), мәктәп, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 383,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Салкын Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Суыксу авыл җирлегендә.

Халык саны

1782 елда – 37 ир-ат;
1859 елда – 246,
1897 елда – 354,
1908 елда – 379,
1920 елда – 323,
1926 елда – 321,
1938 елда – 268,
1949 елда – 177,
1958 елда – 108,
1970 елда – 102,
1989 елда – 10,
2002 елда – 17,
2010 елда – 11,
2017 елда – 14 кеше (татарлар).