Тарихы

XVIII йөздә Югары Аулаш буларак нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык һәм тегүчелек тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда су тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 742,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. С 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән – Зәй, с 1977 елның 26 декабреннән – Тукай районында.

Хәзер – Иштирәк авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Красный Пахарь» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – «Трактор» колхозы (үзәк утары – Иштирәк авылы), 1958 елдан – Чкалов исемендәге колхоз (үзәк утары – Биклән авылы), 1970 елдан – «Бүләк» совхозы (үзәк утары – Иштирәк авылы), 1997 елдан – шул ук исемдәге җитештерү кооперативы, 2010 елдан «Иштирәк» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар (1950 елдан, 2016 елдан – яңа бинада).

Халык саны

1795 елда – 51 ир-ат;
1870 елда – 220,
1913 елда – 498,
1920 елда – 522,
1926 елда – 517,
1938 елда – 448,
1949 елда – 333,
1958 елда – 239,
1970 елда – 260,
1979 елда – 177,
1989 елда – 131,
2002 елда – 98,
2010 елда – 86,
2020 елда – 112 кеше (керәшен татарлар – 90%).