Тарихы

XVII йөздән мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук читкә китеп, Казан һәм Сембер губерналары авылларында пычкычылар, йөкчеләр, ыргакчылар, тегермәнчеләр, балта осталары, Баку нефть промыселларында эшчеләр хезмәте белән көн күрү тарала.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 5 мәчет, 5 мәдрәсә, 5 сәүдә-сәнәгать предприятиесе, «Җәмгыяте исламия» хәйрия оешмасы (ярлыларга матди ярдәм күрсәтү, мөселман мәдәни-агарту һәм дини учреждениеләре үсешенә булышлык итү белән шөгыльләнә) эшли, якшәмбеләрдә базар уздырыла. Авыл җәмәгатенең имана җире 3639,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Сембер өязе Олы Тархан волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан районы үзәге, 1959 елның 12 октябреннән – кабат Тәтеш районында.

Хәзер – Олы Тархан авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда «Эшчән» колхозы оештырыла. 1931 елда аңа «Кызыл Мәмәй» (үзәк утары – Мәмәй поселогы), «Кызыл Йолдыз» (үзәк утары – Төкәш поселогы) колхозлары кушыла, 1943 елда «Дан эш» һәм Вахитов исемендәге (икесе дә – Олы Тархан авылында), Ленин исемендәге (үзәк утары – Мәмәй поселогы), «Кызыл Йолдыз» (үзәк утары – Төкәш поселогы) колхозлары бүленеп чыга, 1950 елда «Дан эш», Вахитов исемендәге, Ленин исемендәге, «Кызыл Йолдыз» колхозлары кабат «Эшчән» колхозына кушылалар (авылда үзәк утар урнаша). 1963 елдан авылда – «Алга» (үзәк утары – Бакырчы авылы), 1970 елдан – «Татарстан» (авылда үзәк утар урнаша) колхозлары, 1995–2007 «Татарстан» күмәк предприятиесе эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, «Татарстан» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда хезмәт куя.

Авылда «Тарханская» минераль суын һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерүче «Волжские воды– К» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1931 елда колхоз яшьләре мәктәбе ачыла, 1934 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1936 елда икенче мәктәп ачыла, 1959 елда алар берләштерелә, 1976 елда ике катлы кирпеч бина төзелә.

Авылда мәдәният йорты (2007 елда яңа бина төзелә), «Колобок» балалар бакчасы (1955 елдан), китапханә (1922 елда уку өе буларак эшли башлый, 1938–1959 елларда – район китапханәсе, 1950 һәм 1971 елларда яңа биналар төзелә, 2007 елдан – мәдәният йорты бинасында), участок хастаханәсе (1924 елда фельдшерлык пункты буларак ачыла), спорт комплексы (2022 елдан), мәчет (1992 елдан), мәдрәсә (1997 елдан, 2015 елдан – яңа бинада) бар.

Авыл янында Олы Тархан I, III, IV табылдыкларын (гомумболгар истәлеге, Буралы курган культурасы), Олы Тархан I, II туктаулыкларын (Буралы курган культурасы), Олы Тархан I, Iа, II, III, IV, V, VI, VII, VIII авыллыкларын (монголларгача чор болгар истәлеге, Имәнкискә культурасы), Олы Тархан шәһәрлеген (Имәнкискә культурасы), Олы Тархан I, II каберлекләрен (гомумболгар истәлекләре), XIV йөз кабер ташлары сакланган Олы Тархан зиратын («Ташбилге» атамасы белән мәгълүм) (Алтын Урда чоры болгар истәлеге) үз эченә алган Олы Тархан археология комплексы табыла.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Дәминов (1949 елда туган) – җырчы (тенор), ТАССРның атказанган артисты;

Ә.Х.Җомагылов (1937 елда туган) – авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы, ТССРның атказанган уйлап табучысы;

Н.Ә.Камбиев (1953 елда туган) – библиограф, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры (2000–2015);

А.П.Савельчев (1966 елда туган) – икътисадчы-менеджер, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Ф.В.Салихова (1933 елда туган) – географ, география фәннәре кандидаты;

М.Г.Фазлыев (1951 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Тәтеш районы хакимияте башлыгы (1991–1999);

И.Ә.Фәизов (1963) – дин эшлеклесе, Татарстан Республикасы мөфтие (2011–2013), Дуслык ордены кавалеры;

Р.А.Шәмсетдинова (1932–2021) – педагог, мәгарифне оештыручы, филология фәннәре кандидаты, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Почет билгесе» ордены кавалеры.

Халык саны

1780 елда – 386 ир-ат;
1795 елда – 1059,
1859 елда – 1829,
1910 елда – 3439,
1920 елда – 2713,
1926 елда – 3564,
1938 елда – 3063,
1949 елда – 2775,
1958 елда – 2933,
1970 елда – 2097,
1979 елда – 1818,
1989 елда – 1446,
2002 елда – 1290,
2010 елда – 1221,
2021 елда – 997 кеше (татарлар).